Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Май чабу – күңелле чара

Күптәннән килгән матур гадәт буенча, февральнең соңгы якшәмбесендә авылыбыз халкы кышны озатты. Билгеле, озакка түгел, чөнки ел ахырында ул кабат кайтачак. Көн шактый салкын, җилле булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп җыелган иде.

Кышны озату, Май чабу - күңелле чара, шуңа күрә халык күп җыела, аеруча балалар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзеш­чәннәр, мәктәп укучылары белән берлектә концерт программасы күр­­сәттеләр, ә биюләрдә күпчелек халык катнашты. Чөнки мондый һава шартларында хәрә­кәтлә­нү туңмаска ярдәм итә. Авыл кулланучылар җәм­гыяте хезмәткәрләре халыкка кайнар чәй, тәмле коймак, башка кондитер әйберләре тәкъдим итте.

Бизәлгән, җигүле атлар хуҗалары Алексей Лебедев, Артур Козлов балаларның күңелен күреп, аларны ат чанасына утыр­тып йөрде. Балалар өчен төрле уеннар, кү­ңелле чаралар үткә­релде. Бәйрәм кышның символы булган карачкыны яндыру белән төгәл­лән­де.

Клуб мөдире, матур җырлар башкаручы Александр Бичарин, китапха­нә­че Нина Маланьева авылдашлары өчен бик күңелле бәй­рәм оештырды. Гомумән алганда, бәйрәм халык күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Май чабу

2
X