Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Мөрәледә Өлкәннәр көнендә пенсия яшендәгеләрне мәктәп ашханәсендә чәй табынына җыйдылар

... Очрашуның "Озак яшә, әнкәй" дигән җыр белән башлануы юкка түгел иде, әлбәттә. Гомер көзен кичерүче өлкән буынга иң кадерле теләк бит бу - газиз балаларының озын гомер теләве...

Мөрәле авылында Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу мәктәптә оештырылды. Яңгыр да, пычрак та куркытмаган үзләрен, авылның икенче очыннан ук төшкәннәр. "Корбан, мәүлет ашлары, ифтар мәҗлесләре еш үтә, шөкер. Ә монысы инде үзгә бәйрәм, елга бер генә килә бит!" - диеште әби-бабайлар.

Чордашлар, сабакташлар - Назирә апа Әдиятова, Мөнирә апа Шәфигуллина, Флера апа Мөхетдинованы да әнә шул хакта сөйләшкәндә "тотып алдым".

- Кунакка гел йөреп булмый бит, ә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылганын бер дә калдырмыйбыз, - диде Мөнирә апа.

Назирә апа да аның сүзен җөпләде.

- Без бер очта үстек, бер класста укыдык, шуңа уртак сүз дә табыла безнең, кызым. Өчебез дә Мөрәледә калдык, кияүгә чыгып, балалар үстердек...

- Үзебез әйбәт булганга, Мөрәледән читкә җибәрмәделәр безне! - дип, шаян сүзле Флера апа да сүзгә кушылды. Назирә апа белән тормыш иптәше Шәфыйк абыйның гаилә коруларына быел 50 ел тула икән инде. Назирә апа авылның Ак әбисе булса, Шәфыйк абый да намаз юлында, мәчеткә дә йөри. Сугыштан соңгы юклыкны күреп үскән буын кешеләре буларак, хәзерге муллыкка, балаларның җитештә яшәвенә шөкерана кыла алар.

Мәҗлес табынын ачканда, Мөрәле имам-хатыйбы Галим абый Гыйбадуллин да шул фикерне әйтте:

- Гыйбадәт кылырга мәчетебез, дин сабагын алырга теләсәк, укытучыларыбыз бар. Без өлкәннәргә генә түгел, урта буын, яшьләргә дә ишекләребез ачык. Балачак, яшьлектә авырлыкны күп күрсәк тә, бәхетле картлык насыйп булган икән безгә, ил-көннәр генә тыныч булсын, - диде ул.

Район Советы аппараты җитәк­чесе Рамилә Айзатуллова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлавын җиткереп, "Ак әби, Ак бабай булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын" дигән теләген белдерде. Шаярырга да, моңланырга да җай чыкты очрашуга килүчеләргә. "Бәхет кирәк миңа да" дигән җырны башкарып, авылдашлары Мәдинә апа Хисамиева үзәкләрне өзде. Күз яшьлә­рен сөрткәндә, балачак, яшьлек елларына кайтып килгәндәй булдылар, күрәмсең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәледә Өлкәннәр көнендә пенсия яшендәгеләрне мәктәп ашханәсендә чәй табынына җыйдылар