Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Муллык алып килгән көз

Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне фасылын байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләрне яңарту максатында Кошман авылы мәдәният йортында бәйрәмуздырылды.

Уңыш бәйрәмендә уңган хуҗабикәләр яңа уңыштан камыр ризыклары әзер­ләп, бер-берсен кунак иткән. Электән үк Кошман халкы юка пешерү белән дан тоткан. Туй мәҗлесе, бәби туе, Коръән ашларында табын түрендә һич­шиксез шушы ризык урын алган. Әле хәзер дә биредә бер генә бәй­рәм дә юкасыз үткәрелми. Мә­дәният йорты мөдире Мә­динә Фатыйхова билге­ләгәнчә, аның рецептын китаптан яки интернеттан табармын димә - пеше­рү серләрен авылдагы өл­кән буын гына тәгаен бе­лә, нәселдән-нәселгә тап­шыра. Кошманның уң­ган аш-су осталары Флера Мотыйгуллина, Лира Шәй­хетдинова һәм Роза Дәү­ликамовалар сәхнә тү­реннән бу серләрнең беразын тамашачыларга да җиткерде. Ризыкның атамасы кайдан килеп чыгуын, юка пешергәндә нинди утын файдалануларын, иң мөһиме - камырга ниләр салынуын башка авыллардан килен булып төшкән яшь-җилкен­чәккә бик теләп сөйлә­деләр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең ты­рыш­лыгын данлап, Яз­гөл Фатыйхова белән Ил­сөяр Уразова моңлы җыр­­ларын башкарды. Үзе дә уңган хуҗабикә Мәдинә Фатыйхова Уңыш бәйрә­ме­нә килгән һәркемне мул табын артында таба ашларыннан авыз итеп, чәй эчәргә чакырды. Җыр­лы-моңлы көзге бәй­рәм авылдашларның кү­ңе­ле­нә бик тә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманда уңыш бәйрәме