Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Олы Кайбыч мәктәбендә ветераннар

Көз уртасы. Сары яфракларга баса-баса, хөрмәтле өлкәннәребез Олы Кайбыч мәктәбенә таба атлый. Гомер дә нәкъ шушы ел фасылындагы кебек алтын чорына аяк баскан. Бала-чага күптән үзе әти-әни, тынгысыз хезмәт тыныч картлык белән алышынган.

Шулай да, аларга моңаеп утырырга вакыт калдырмаска тырышабыз. 1 октябрьдә мәктәбебездә үткәрелгән Өлкәннәр көне - моның ачык мисалы. Ул көнне әби-бабайларыбызны яңартылган мәктәп бинасы һәм мул итеп әзерләнгән табын каршы алды. Килүчеләр арасында мәктәбебездә алдагы елларда хезмәт иткән ветеран укытучыларыбыз да, чисталык һәм тәртип саклауда зур ярдәм күрсәткән техник хезмәткәрләр дә, шефлыкка алынган өлкән яштәге әби-бабайларыбыз да бар иде. Кичәбез концерт номерлары белән үрелеп барды. Йөрәкләре белән һаман яшь өлкәннәребез рәхәтләнеп кушылып җырлап та алдылар, районыбызның өлкәннәр ансамбле "Җәүһәрләр" дә чыгыш ясады. Яшьлектә булган вакыйгаларны сөйләп, истәлекләр белән уртаклаштылар, укучылар көче белән төзелгән презентацияләрне карап үттеләр. Үзләрен фотоларда күрү өлкәннәргә аеруча ошады. Мәктәпнең шефлык эше белән дә таныштылар, ярдәм итүләре өчен рәхмәтләр яудырдылар, безгә, киләчәк буынга, киңәшләрен бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, эшебезгә хәер-фатихаларын бирделәр. Яхшы әйбер тиз бетә дигәндәй, бәйрәмебезнең ничек бетүен сизми дә калдык.

Киләчәктә тә шулай очрашырга язсын. Гомерләре хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабайларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Чәчләрегез инде чаларса да

Язлар яши сезнең йөрәктә

Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап

Көчне кызганмаска кирәктә.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбендә ветераннар