Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

ОЛЫ КӨН ҖИТТЕ

Бу атнаның якшәмбесендә Изге Пасха бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлавын җиткерә:

Хөрмәтле православие динен тотучы якташларым! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән Бөек пост тә­мам­лану һәм куанычлы бәйрәм - Христосның яңа­дан туу көне белән кайнар котлыйм. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Бу изге бәйрәм христиан рухи-әхлакый идеалларының бар гүзәллеген һәм бөеклеген чагылдыра. Безнең районда күпмилләт­ле мәдәни мирасны яңарту, халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә зур эш алып барыла. Христианнар һәм мөселманнар, башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы һәм конструктив мөнәсәбәтләр - күпмилләтле республикабызның гаять мөһим казанышы ул. Татарстанда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы үзара хезмәттәшлек киләчәктә дә җәмгыятьне туплауга һәм татулыкны ныгытуга юнәлтеләчәк. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, җан җылысы, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОЛЫ КӨН ҖИТТЕ\