Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Раштуага каршы төндә Турминский чиркәвендә балалар өчен Раштуа бәйрәме үткәрелде

Раштуа төнендә унынчы тапкыр үткәрелүче әлеге бәйрәм кичке сәгать сигездә башланса да, анда күрше- тирә авыллардан гына түгел, ерак авыллардан да балалар күп килгән иде.

Гөмбәзләре күккә ашкан чиркәүдә районның төрле авылларыннан җыелган алтмышка якын бала Раштуага багышланган җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Араларында иң кечкенәсе булган бер кызчык белән танышам.


-Мин Куш-Күлдән Полина Родионова булам. Дүрт яшемне тутырдым. Раштуага шигырьне апам өйрәтте,- диде ул оялып кына.
-Мин үзем Хуҗа Хәсән мәктәбендә укыйм,- дип сүзгә кушылды апасы Регина. -Безне бу бәйрәмгә укытучыларыбыз Людмила Краснова, Алена Губеева һәм Надежда анакай әзерләде. Кайбер көннәрне репетицияләр чиркәүдә узды. Раштуа турында үзебез өчен бай мәгълүмат тупладык.


Баларныэ бу бәйрәмгә ныклап әзерләнүләре күренп тора. "Вифлеем йолдызы", "Күктәге фәрештәләр", "Раштуада фәрештәләр очып килде", "Йолдыз төше" кебек чиркәүдә хор белән башкарылучы җырларны өйрәнүе җиңел булмагандыр аларга. Әмма Влад, Руфина, Аня, Коля, Саша, Нионилла, Ангелина, Деонисий, Рада, Карина, Христина, Миланалар бер дә сынатмады.


Бәйрәмгә православ динен тотучы яшьләр, урта һәм өлкән буын кешеләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады.
-Раштуа- православ дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Балаларны шулай чиркәүгә җыеп, аларга дини тәрбия бирүдәге эшчәнлекләре өчен дин әһеллре Николай атакай белән Надежда анакайга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Алар кайчандыр ташландык хәлдә булган шушы чиркәүгә җан өреп, аны торгызуда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бүген ул райондагы бердәнбер чиркәү. Анда Кайбыч авылларыннан гына түгел, күрше Чувашиядән дә, читтән кайтучылар да килеп, гыйбадәт кыла. Раштуа күңелләргә шатлык нуры өстәсен, тыныч ел килсен, икмәкле ел булсын, һәр гаиләгә шатлык телим,- диде ул.
Николай атакай да халыкка җылы теләкләрен ирештерде:
-Без Христоска мактауларыбызны һәм догаларыбызны ирештерәбез. Раштуа бездә киләчәккә өмет уята.


Раштуа төнендә чиркәүдә чыгыш ясаган барлык балаларга да агрофирма әзерләгән баллы бүләкләр таратылды.
--Менә ничә ел инде без агрофирманың ярдәмен тоеп яшибез. Алар безгә даими иганә ярдәме күрсәтә. Район башлыгының шушы чарага килүен безгә булган зур хөрмәт билгесе итеп кабул иттек,-диде Надежда анакай.


Балалар чыгышыннан соң, алар өлкәннә өчен служба үткәрде һәм ул иртәнге сәгать бишкә кадәр дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раштуага каршы төндә Турминский чиркәвендә балалар өчен Раштуа бәйрәме үткәрелде