Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Салтыйган авылында карабодай бәлешен аеруча оста пешерәләр

Салтыйган авылында яшәүчеләр өчен корбан ашын быел да агрофирма җитәкчесе Рамил Каюмов үткәрде.

Аш-суга оста Гөлсинә Камалова, Халидә Гыймранова, Рушания Камалова, Резедә Зиннурова, Гөлназ Мохтарова үзләренең тәмле ризыклары белән авылдашларын гына түгел, ә җитәкчеләренең Чүпрәледәге туган авылында уздырган корбан ашында да сыйлаган.

Кайбыч ягында гына әзерләнә торган карабодай бәлешен аеруча яратканнар. Аны Зөбәрҗәт апа Хәсәнова бөтен шартын китереп пешерә. Кайберәүләр, кул китә дип, рецепт бирергә яратмый. Зөбәрҗәт апа андый түгел. Күңеле киң аның, татар халык ашларын пешерү сере белән теләп уртаклаша. Авыл имамы Равил Закиров дингә игътибар артуына шатлана. Быел Салтыйган авылында алтмышка якын корбан чалынуы шул хакта сөйли. Зират тирәсен төзекләндерүгә халыктан 68 мең сумга якын акча җыелган. Бу эштән хуҗалык җитәкчелеге дә читтә калмый. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова авыл халкын бәйрәм белән кайнар котлап, аларга изге теләк­ләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган авылында карабодай бәлешен аеруча оста пешерәләр

2
X