Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Социаль хезмәткәр – яшәү рәвеше дә

Бүген, Социаль хезмәткәрләр көнендә, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

«Сезне чын күңелдән Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итәм! Ялгыз кеше күңеленә юл табу, ата-ана назыннан мәхрүм калган баланы юату, инвалидлар тормышын җиңеләйтү, гаиләләргә әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтү - болар барысы да социаль хезмәткәрләрнең көндәлек эше. Районыбызда караучысыз калган әби-бабайларны үзенә сыендырган Картлар һәм инвалидлар йорты, барлык социаль ярдәм чараларын халыкка җиткерүче социаль яклау бүлеге, чит кеше ярдәменә мохтаҗларга, уңышсыз гаиләләргә җылы учак, тәрбия, наз бирүче «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшләп килә. Социаль хезмәткәр - ул һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше һәм җан халәте дә. Катлаулы, кешеләргә бик тә кирәкле белгечлек, белем, квалификация генә түгел, игътибарлылык, кеше хәленә керә белү, киң күңеллелек, кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларга ия булуын да таләп итә. Бернинди кыенлыкларга да карамастан, һәрвакытта да мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер торуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, рухи көч, сабырлык, игелекле эшегездә уңышлар телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч