Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Сугыш утын кичкән Евдокия Вакатованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады

Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Вакатова 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм үз бүләген тапшырыга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Ябалак авыл җирлеге баш­лыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килде. Ялгызы гына яшәүче әби Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә татыгын, Җиңүне Берлинда каршы алган. Газетабыз битләрендә аның сугышчан юлы турында укучыларыбызны әледән-әле таныштыра килдек. Бу көнне дә кабат хатирә­ләр­гә бирелде ул.

- Безне 1943 елда фронтка алдылар. Башта Курск шәһәрендә зенитчы-пулеметчылар курслары үт­тек. Аннан безне Беренче Белоруссия фронтының 41 зенитчы- пулеметчылар полкына озаттылар. Ул вакытта фронт белән Георгий Жуков командалык итә иде. Әлеге полк составында без Бер­линга кадәр барып җиттек. 1945 елның август аенда гына туган якларга кайтып җиттем, - дип искә алды Евдокия Ивановна ул дәһшәтле елларны.

Тормыш иптәше Павел Вакатов иртәрәк киткән шул бу тормыштан. Ялгызы гына яшәүче сугыш ветеранына күршесендә ге­нә яшәүче социаль хез­мәт­кәр Геннадий Аннин даими ярдәм итеп тора.

- Евдокия Ивановна, сезнең илебез азатлыгы өчен көрәштә лаеклы өлеш кер­­түегезне, сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызудагы тырыш хезмәтегезне искә алып, илебез Президенты Владимир Путин юбилеегыз уңаеннан котлау сүзләре юллаган. Әйе, сез данлы тормыш юлы узгансыз, хатын-кыз булсагыз да сугыш утын да кичкәнсез. Сезнең буынның фидакарьлегенә сокланабыз. Киләчәктә дә ветераннарга булышып тору өстенлекле мәсьәлә булып калачак, - диде район башлыгы юбилярны котлап.

Әйе, сугыш һәм хатын-кыз сүзләрен янәшә һич кенә дә бергә куеп булмый. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен яу кырына китүчеләр арасында гү­зәл затларыбыз да күп булган. Евдокия апа телевизордан террорчылык һәм экстремизм турында тапшырулар карап, мондый күренешләргә нык борчылуын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш утын кичкән Евдокия Вакатованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлад...