Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Сугыш ветеранының тол калган хатыны Татьяна Кириллова Колаңгыда мәңгелек утны кабызды

Колаңгы авыл җирлегендә Җиңү бәйрәме сугыш ветераннарыннан башка гына узды. Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан ветераннар да безнең арада юк инде. Ватан сакчыларын бер митутлык тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәм тантанасында сугыш ветераннарын искә алдылар, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Сугыш ветеранының тол калган хатыны Татьяна Кириллова да бар. Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов, Колаңгы икмәк кабул итү пункты начальнигы Илгиз Моглиев аларга җылы теләкләрен җиткерде.

- Сугыш ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә районда 38 ветеран яши. Үзләре исән чакта без аларга барлык уңайлыкларны тудырырга, хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Илебез, республикабыз, район җитәкчелеге дә аларның яшәү шартларын яхшырту буенча күп эш башкара. Сугыш каһарманнарының батырлыгы, яулап алган җиңүләре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр, - диде Игорь Геннадиевич.

Митингта укучылар шигырьләр сөйләде, җырлады, тыл хезмәтчәннәренә чәчәкләр бүләк иттеләр, һәйкәлгә веноклар салдылар. Бәйрәм кунаклары алдында "Радуга" фольклор ансамбле чыгыш ясады, тыл хезмәтчәннәре алар белән бергә яшьлек җырларын искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш ветеранының тол калган хатыны Татьяна Кириллова Колаңгыда мәңгелек ут