Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Тантаналы митингта

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә тантаналы митинг бөтен авыл катнашында узды.

Сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендә халыкның күп булуы аңлашыла да, Җиңү көне берәүне дә битараф калдырмый бит. Митингны авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева ачып җибәрде. Һәйкәлгә веноклар куйганнан соң, ветераннарны район башлыгы исеменнән финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова котлады. Авылда яшәүче бердәнбер ветеран Василий Даниловның сугыш турында сөйләгәннәрен күп тапкырлар ишеткәннәре булса да, бу юлы да тын да алмыйча тыңладылар. "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы җитәкчесе Валерий Поляков Василий Герасимовичка, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветеранының тол калган хатыны Анна Губеевага бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең кадерле кунаклары өчен чәй табыны оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авыл җирлеге митинг Җиңү көне