Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч халкын Бөек Җиңү көне белән котлый.

Рөстәм Миңнеханов котлавында мондый юллар бар:

«Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм. 69 ел элек онытылмас ул көндә Җир йөзендә сугыш гөрелтесе тынып калды. Туган җирнең азатлыгы һәм бәйсезлеге ни дәрәҗәдә кадерле булуы, аның күпмилләтле халкыбыз тарафыннан нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануы турында һәрчак истә тоту безнең изге бурычыбыз. Халыклар арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны саклап, ватанпәрвәрлек һәм иҗади хезмәт рухын үстерә, Татарстанның алгарышын тәэмин итә килеп, без Россияне ныгытуга, аның имин киләчәгенә үзебездән өлеш кертәбез. Сезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч халкын Бөек Җиңү көне белән котлый.