Уку алдынгылары бергә җыелды
Быел уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашучылар, спорт ярышларында җиңү яулаучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме 5 гыйнварда Иске Чәчкаб мәктәбендә узды.
Әлеге бәйрәмдә районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 85 укучы катнашты. Аларны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров кайнар котлады, яңадан-яңа уңышлар теләде. Мәгълүмати - методик үзәк хезмәткәрләре сценарийны халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә әзерләгән. Укучылар үзебезнең җирлектә яшәгән милләтләр генә түгел, ә дөнья халыкларының - Индия, Япония, Италия, Иран, Шотландия, Болгария, Латин Америкасы илләренең мәдәниятен күрсәтте, биюләрен башкарды, аларда Яңа елны ничек каршы алулары турында сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы призларны да мул алып килгән иде. Укучыларның барысына да Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев