Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Урсак урман хуҗалыгында Өлкәннәр көне уңаеннан очрашуда яшьлек хатирәләрен барладылар

- Җырчы кызларга карыйм да, уйлап куям: безнең дә булдымы икән шундый чаклар? Булмагандыр да кебек, гомер дигәннәре тиз уза икән... - ди Гөлсинә апа Сәмигуллина. Район мәдәният йортының җырчы кызларның чыгышын бигрәкләр дә яраттылар шул.

Урсак урман хуҗалыгында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табынына җыйгач, сүз яшьлек хатирәләре, баштан кичкәннәр тирәсендә бөтерелде. Урман эчендәге бу кечкенә авылда 70 кеше яши хәзер. Табигатьнең сихри моңга ия бер почмагы ул. Авыл очына кадәр асфальт юл салынган, Кошман аша киләсе. Халкы элек-электән урманга сыенып, шуннан яклау табып яшәргә күнеккән. Чикләвекле-гөмбәле көзләрне дә сагынып искә алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлавын алып килүче район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуловага да шул хакта сөйләде алар.

- Урман, дибезме? Урман - көч ул. Сыендырды да, тукландырды да, эшкә дә төендерде. Ирләребезне дә урман алып китте... Таңнан чыгып китеп агач кисү сәламәтлекләрен какшатты, җәен - чебен-черки, кышын салкыны бәгырьгә үтте... Күбесе 50-60 яшьтә үк дөнья куйды, - ди Гөлсинә апа. Чордашлары, бәйрәмгә килгән тагын биш әби дә аның сүзен җөпләде. Кечкенә авыл әбиләре аралашуга, җыр-моңга сусаган, чөнки бәйрәмнәр сирәк килә бирегә. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинага рәхмәт укулары да шуңа - очрашуны күңелләргә үтеп керердәй итеп оештырганга. Хисләре тулып, җыр да суздылар: "Яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсак урман хуҗалыгында Өлкәннәр көне уңаеннан очрашуда яшьлек хатирәләрен барладылар