Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Җыр-моңлы күңелләргә картлык куркыныч түгел

Өлкәннәр көнендә яңгыр туктаусыз яуды, салкын җил тынмады. Әйтерсең лә, табигать бу гамәленә дә мәгънә салган: гомер көзенә җиткәнче өлкән буынга тормыш җил-давылларын, яңгыр-бураннарын күрергә туры килгән бит...

Көзге көннең шулай көйсезләнүе генә ел дәвамында көткән очрашуга бармый калу өчен сәбәп түгел, әлбәттә. Надеждино авылында яшәүчеләр өчен дә шулай. Башта алар Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәбенә концертка җыелды. Бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин килгән иде. Кереп исәнләшкәч үк, хакимият вәкилләренә сораулар яудыра башладылар. Күрәсең, авылның төрле ягыннан мәктәпкә кадәр пычрактан килү өлкәннәрне талчыктырган, шуңа да авырткан мәсьәләне кабат кузгатулары.

Өлкәннәр көненә багышлап, укытучылар коллективы һәм укучылар концерт әзерләгән иде. Оныкларының чыгышларын әби-бабайлар бик яратып кабул итте. Чәй табыны артында да сөйләшер сүзләре бетмәде. Өлкәннәрнең һәрберсе мактаулы һөнәр ияләре, хезмәт елларын искә алып, "Деревня" кебек яшьлек җырларын да башкардылар.

- Сезне яшәртүче, күңелләрегезне сихәтләндерүче көч - җыр-моң икәнлеген аңладым мин бүген. Шуңа да картлык сезнең өчен куркыныч тудырмый икән, - дип соклануын белдерде Рәмис Хәялиев бәйрәм белән котлау чыгышында. Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева өлкән буынга авыл җирлеге исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надеждино авылы