Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Йөрәк җылысын тигез өләшәләр

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин барлык хезмәттәшләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Социаль хезмәткәрләр башкалар ярдәменә мохтаҗ булган чит кеше язмышын кайгыртучы, һәрчак булышырга әзер торучы игелекле җаннар ул. Алар, үзләренең йөрәк җылысын биреп, яралы күңелләрне җылыта, киләчәккә өмет уята. Социаль хезмәткәр һәнәрен сайлаучыларга шәфкатьлелек, игелек, кебек матур сыйфатлар хас. Безнең райондагы хезмәткәрләр үз эшләрен яратып, намус белән башкара. "Өмет" үзәгенә мәрәҗәгать итүчеләргә төрле ярдәм чараларын тәкъ­дим итәбез. Безгә килүчеләр матди ярдәмгә генә түгел, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Хөрмәтле социаль хезмәт­кәрләр! Сезгә игелекле хезмәтегез, сабыр, киң күңелле булуыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч