Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Зур Подберезье мәктәбе укучылары әбиләренә миллион сум пенсия килүе турында хыяллана

«Әбиләребезгә ай саен миллион сум пенсия килеп торса, ничек яхшы булыр иде! Шул хакта фәрман чыкса, аны барысы да шәп закон, дип кабул итәчәк.» «Безнең Варвара әби пешергән сумсалар телеңне йотарлык.» Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә килгән әби-бабайлар укучыларның әнә шулай дип шигырь сөйләүләрен...

Мәктәп ашханәсендә узган тантанага килүчеләргә авыл җирлеге башлыгы Станислав Кириллов та, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, хуҗалык җитәкчесе Федор Чекмарев, мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова да иң җылы теләкләрен җиткерде.

Мәгариф ветераны, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева:

-Быел миңа Халыкара укытучылар көне уңаеннан республика укытучылары катнашында Казанда узган тантанада катнашырга туры килде. Безне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде. Казан буйлап өч сәгатьлек экскурсия уздырдылар, башкалабыз танымаслык булып үзгәргән. Тагын бер шатлыклы хәбәрем бар: мәктәбебезнең элеккеге директоры, хәзерге вакытта Волжский шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Колсанов телефон аша авылның барлык өлкән кешеләренә котлау сүзләрен ирештерде,- диде.

- Без Екатерина Елисеева белән классташлар. 1964 елда мәктәпне тәмамладык, Михаил Колсановның соңгы чыгарылышы булдык, шул елны ул бездән китте. Әле хәзер дә мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуы Зур Подберезьеның күңелендә җылы хатирәләр генә калдыруы турында сөйли,- дип сүзгә кушылды Елена Шалина.

Бер табын артында утыручыларның барысы да сикәлтәле тормыш юлы узган, туган төбәкләрен тырыш хезмәтләре белән бизәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Подберезье мәктәбе укучылары әбиләренә миллион сум пенсия килње турында хыяллана