Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ БӘЙРӘМЕ

21 апрельдә бөтен илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Россия Президенты ике ел элек шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирле үзидарә хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә унҗиде авыл җирлеген берләштергән Кайбыч муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хез­мәт ветераннары, яр­дәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗ­рибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ БӘЙРӘМЕ