Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч мәдәният йортында Нәүрүзне каршыладылар

"Серле, могҗизалы яз килә туган җиребезгә. Яз - барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз - яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендәге һәрнәрсә, гап-гади үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз...

Тамашачыларга иң элек яз турында презентация тәкъдим иттеләр. Кон­церт­ны алып баручылар - Федераль казначылык идарәсе хезмәткәре Лилия Хәкимҗанова, "Татфондбанк"ның сак хезмәтендә эшләүче Айрат Гарәфетдинов Нәүрүз бәй­рәменең килеп чыгу тарихы, аңа бәйле йолалар турында сөйләп бетерүгә, сәхнәдә болын чәчәкләре төшерелгән яшел чирәм төсендәге күлмәк кигән Нәүрүзбикә ("Ак Барс" банк җитәкчесе Илсөя Ха­физова), Көн (Саклык банкы хезмәткәре Мөр­шидә Зәйнуллина), Төн (Саклык банкы җитәкчесе Юрий Канашов), Кыш бабай (Федераль казначылык идәрәсенең сак хез­мәтендә эшләүче Дамир Фәхретдинов) шул күренешне күрсәтте.

"Бүген без вакытларыбыз - сә­гать­ләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың", - дип Төн белән Көн сөйләшә. Барысы да: "Нәүрүз килде, яз килде! Нәүрүз мөбарәкбад!" дип шатлана. Әнә шулай, кү­ңел­ләргә дәрт өстәп, тамашачы белән сәхнәне бәйләделәр дә куйдылар. Концерт шәп булды! Без салым инспекциясе хезмәткәре Гөлнур Нәҗметдинова, "Татфондбанк"тан Айрат Гарәфетдинов, "Ак Барс" банктан Алсу Миңнуллина, Республика казначылык идарәсе хезмәткәре Гөлнара Хикмәтуллинаның тормыш иптәше Шамил ("Татфондбанк"ның сак хезмәтендә эшли) һәм кызы Кадрия, Гөлүсә Гарапова белән Алсу Шәрәфиеваның ("Ак Барс" банк, "Татфондбанк" хезмәткәрләре), "Татфондбанк"тан Гөлнара Гаттарованың кызы Адиләнең җырлавын яратып кабул иттек. Язучы Фоат Садриевның "Сиңа гына әйтәм" комедиясеннән, "Мунча ташы" репертуарыннан скетчлар да куйдылар. Республика казначылык идарәсе хезмәткәре Ләйсән Батталова - Алла Пугачева, ә Айрат Гарәфетдинов Николай Басков кебек киенеп, бергәләп фонограммага бигрәк килештереп җырладылар! Республика казначылык идарәсендә эшләп киткән Миләүшә Лотфуллина да хезмәттәшләре белән элемтәдә тора икән, концертта шәрык биюен биеде. Башка кунаклары да сәх­нәдә чыгыш ясады. "Гномиклар", "Матрешкалар" һәм башка бию­ләргә Республика казначылык идарәсе, "Ак Барс" банк хезмәткәрләре Людмила Макарова бе­лән Альбина Мәрдән­шина өйрәткән булып чыкты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үзечшәннәр чыгышына югары бәя куйды. Концертны алып барган Лилия Хәкимҗанованың талантына да сокландык. Кайбычыбыз, тормыш турындагы әллә ничә шигырьне яттан сән­гатьле итеп сөй­ләде ул. Концерттан соң: "Кай ара­да өл­гердең бу кадәр шигырь ятларга? - дип сорагач:

- Алар гел минем күңелдә йөри, йөрәгем түрендә урын алган. Кая гына бар­сам да, туган як турындагы шигырьләр үзем бе­лән, - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Кайбыч мәдәният йортында Нәүрүзне каршыладылар