Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Шуширмәдә Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу Коръән аятьләреннән башланды

Борындык авыл җирлегенә караган Шуширмә авылында Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу авыл аксакалы, мәчет имамы Мансур хәзрәт Баязитовның вәгазьләре, Коръән аятьләре укуыннан башланып китте.

- Яшьлегегездә авырлыкларны күп татырга туры килсә дә, бүгенгегез бәхетле. Тормыш шартлары елдан-ел яхшыра, өйләргә газ кергән, табыннар мул, күгебез аяз. Райондагы үзгәрешләр, төзелешләр турында "Кайбыч таңнары" газетасыннан танышып барасыздыр, дип уйлыйм. Һәрберебезгә хәзерге тормышыбызга канәгать булып, шөкер итеп яшәргә язсын, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова аларга изге теләкләрен җиткереп.

Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин, башлангыч мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилованың котлавы да өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт белән сугарылган иде.

Шуширмә башлангыч мәктәбе укытучылары, укучылары өлкәннәр өчен концерт та әзерләгән. Оныклары башкарган җырларны, шигырьләрне әби-бабалары игътибар белән тыңлап утырды.

- Халыкара өлкәннәр көне дигән бәйрәм безнең әниләр исән чагында бөтенләй юк иде.Туксанынчы еллар башына кадәр өлкәннәрне искә алучы да булмады. Шулай да, колхоз җитәкчелеге онытып бетермәде, бәйрәмнәрдә ит булса да тараталар иде. Соңгы елларда, шөкер, бергә җыелып, аралашу мөмкинлеге бирәләр, анысы өчен дә рәхмәт, - диештеләр әбиләр.

Алар, моңаешып кына утырмыйча, бер картлыкта, бер яшьлектә дип, яшьлек елларын искә төшереп, җырлап-биеп тә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шуширмәдә Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу Коръән аятьләреннән башланды