Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Сөмбеләне бәйрәм иттек

Кырлардан уңыш җыеп алынды, бакча эшләре дә төгәлләнү алдында. Көзге уңышны җыеп бетергәч, халкыбыз борын-борыннан Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үткән.

Кошман авылы мәдәният йортында үткән бәйрәмне Сөмбелә бәйрәме дип тә, очрашу кичәсе дип тә, концерт-тамаша дип тә атап булыр иде. Бигрәк тә өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде ул, рәхәтләнеп аралаштылар. Лаеклы ялга чыккач гел өйдә утыру да ялыктыра шул, яшь барган саен очрашулар тагын да сирәгәя. Менә шундый бәйрәм-кичәләрдә генә булса да күрешеп, хәл-әхвәл белешеп алуга ни җитә?! Мәдәният йорты директоры Мәдинә Фатыйхованың аш-суга уңганлыгын туган авылында яхшы беләләр. Бу юлы да ул чәй табыны оештырган, теләгән һәр кеше чәй, кайнар коймактан авыз итте. Табынны көзге уңыш - яшелчә,җиләк-җи­меш белән би­зәргә дә онытмаган.

Концерт программасы кыс­ка булса да, күп­ләр­не елатты да, уйландырды да. Бәйрәм тамашасын китапханәче Гөлия Сафиуллина алып барды. Марсель Садриев баш­каруындагы әнкәйләр турындагы җыр аеруча нык тәэсир итте залдагыларга. Язилә Фатыйхова, Кошман мәктәбенең музыка укытучысы Айгөл Кадыйрова, аның укучылары Әдилә Хәмидуллина белән Чулпан Гарифуллиналарның җырлавын үз иттеләр.

Кызганыч, тамашаны карарга килүчеләр азрак иде. Югыйсә, авылда мондый чаралар еш булмый да бит. Көндәлек мәшәкатьләрне беразга булса да онытып торып, рухи азык туплап, аралашып кайту - үзе бер бәйрәм бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман Сөмбелә