Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Укучыларның «Уңыш» бәйрәмендә

Көзнең ямьле, кояшлы якшәмбесендә Олы Кайбычта узган көзге ярминкәдә зурлар белән беррәттән мәктәп укучыларының да катнашуы аңа үзгә ямь өстәде. Бу көнне гомумбелем бирү мәктәпләренең традицион "Уңыш" бәйрәме үткәрелде.

Гадәттә "Уңыш" бәйрәме ел саен укучылар катнашында гына Сабантуй мәйданында уза иде, шу­ңа да анда авыл халкы килми иде. Ә бу юлы бәйрәмне агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар сәүдә иткән көнгә туры китерделәр. Алар почта каршысындагы мәйданда сату итсә, мәктәп коллективлары юлның икенче ягында - район балалар һәм сән­гать мәктәбе янындагы мәйданда иде. Ярминкәгә килүчеләр кышка яшелчә, башка төр товарлар сатып алу белән беррәттән, укучыларның "Уңыш" бәй­­рәмен карап та хозурланды. Бәйрәм 2013 елда башкалабыз Казанда уза­чак Универсиадага багышланган иде. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән төзелгән композицияләрдә әлеге тема киң чагылыш тапты. Укучылар, тырышып-тырышып, үз композицияләрен якладылар, аларга укытучылары да ярдәм итте. Көзге муллыкны чагылдырган бәй­рәм мәктәп коллективларының бердәмлеген, хезмәт сөючәнлеген, мәктәп бакчасында ни дәрәҗәдә тырышып эшләүләрен дә күрсәтә.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мә­гариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, район башкарма комитеты җи­тәк­чесенең социаль мә­сьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җитәкчелегендәге жюри укучылар хезмә­тенә бәя бирде. Бәяләгәндә, бер укучыга ничә килограмм исәбеннән яшелчә әзерләнүе төп критерий булды. Җиңүче дип табылган Кече Мәме, Ульянково, Чүти мәктәпләре бишәр мең сум, Зур Подберезье, Федоровское мәктәп­ләре дүртәр мең сумга лаек булды. Бу акча мәк­тәп бакчасына эш кораллары, су сиптерү җайланмалары һәм башка шундый кирәк-яраклар сатып алу максатында бирелде. Ә уңыш чынлап та мул булган. Әнә балалар са­ны чагыштырмача аз бул­ган Кече Мәме төп мәк­тәбендә бер укучыга 158,7, Ульянковода - 134,4, Чүтидә - 127,7, Зур Подберезьеда (рә­семдә) 118,5 килограмм исә­беннән яшелчә әзер­лән­гән. Башка мәктәпләр дә алардан калышмаган. Ди­мәк, уку елында мәктәп ашханәсендә укучылар табынында витаминнарга бай яшелчәләр гел булып торачак.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев "Уңыш" бәйрәменә шундый зур әзерлек белән килгәннәре өчен барлык педагогик коллективларга, укучыларга тирән рәх­мәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучыларның «Уңыш» бәйрәмендә

2
X