Бәрлебашы мәктәбенең ветеран мөгаллимнәре укучылары Альберт Рәхмәтуллин белән горурлана

Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары безнең "Кайбыч таңнары" газетасы белән даими элемтәдә тора. Яшь хәбәрчеләребезнең күбесе шушы мәктәптә белем ала.
Укучылары "Йолдызлык" фестивалендә Казанда да җиңеп кайта, мәктәп директоры Сергей Лазарев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Безнең иң яхшы директор", татар теле укытучысы Исламия Мусина "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлчәчәк Гыйбадуллина, педагог-оештыручы Фәридә Миңнуллина үз һөнәрләренең остасы булып танылды, елның иң яхшы укучысы Илсөяр Рәхмәтуллина бу уку елында Олы Кайбыч мәктәбендә укый башлады.
Укытучылар һәм укучылар елның елына уңышларга ирешеп эшләсә дә, мәктәпләре генә тузган иде шул. Анда барган саен, үзләренә турыдан-туры әйтмәсәк тә, шартларының начар булуына күңелебез төшеп кайта иде. Ниһаять, чират аларга да җитте, быел мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программасына керттеләр. Сүз дә юк, монда үзе дә шушы мәктәптә канат ныгыткан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның өлеше зур.
- Без укыган елларда да монда көчле укытучылар эшләде. Әмма спорт залы да булмаган мәктәп иде ул. Күрәсез, хәзер аның иркен спорт залы бар, ремонттан соң мәктәп искиткеч матур килеп чыккан. Бәрлебашы укучыларының укуда да, спортта да гел беренче булырга бөтен шартлары да бар хәзер, - диде ул Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантанада.
- Минем моңа кадәр бу мәктәптә булганым юк иде. Ә бүгенгесе бөтен инновацион технологияләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, - диде хезмәттәшләрен котларга килгән Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова, бүләген тапшырып.
Пенсионер укытучылар Мария Ларионова, Владимир Егоровның да чыгышлары аваздаш иде: "Мондый мәктәптә эшләү безнең төшебезгә дә кермәде. Укучыбызның үз мәктәбен шулай кайгыртуына горурланабыз". "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында да Рәхмәтуллиннар нәселе, Фәсхетдиновлар, Лотфуллиннар, Сибгатовлар, Борһановлар, Куликовлар, Лазаревлар, Зиннәтуллиннар, Хикмәтуллиннар, Хәмидуллиннар Гайнуллиннар һәм башка бик күпләр акчалата ярдәм иткән.
Белем көнендә төп игътибар, әлбәттә инде, беренчеләргә булды. Быел Бәрлебашы мәктәбенә дүрт, Морза Бәрлебашы башлангыч мәктәбенә ике укучы керде. Күптән килгән матур гадәт буенча Морза Бәрлебашы укучылары Белем көне һәм 25 майда уртак линейкага баса. Беренче дәрескә кыңгырауны муниципалитет башлыгының быел беренче класска баручы кызы Зилә бирде. «Хәерле сәгатьтә!» дип, барысы да яңартылган мәктәпкә узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16800
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.29000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.92700
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43600
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.9400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.18900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.9400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика