Хуҗа Хәсәннең “Аленушка” балалар бакчасында өй туе узды

Бу атнаның дүшәмбесендә "Аленушка" балалар бакчасында өй туе узды. Хуҗа Хәсән авылындагы балалар бакчасы, капиталь ремонттан соң, кабат сабыйлар өчен үз ишекләрен ачты.
Балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләренең шатлыгын уртаклашырга авыл кешеләре дә, Мәлки төбәгендәге балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары да килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шушы авылда туып-үскән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, башка рәсми затлар да сөенечләрен уртаклашты.
- Хуҗа Хәсән авылы халкы белән кабат очрашуыма шатмын. Биредә "Гөбенә" агрофирмасы директоры булып эшләгән елларымны җылы хатирәләр белән генә искә алам. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләдек, хәзер дә сынатмыйсыз. Бу авылда эшчән кешеләр яши. Балалар бакчасын төзекләндергән вакытта агрофирма да транспорт, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән. Димәк, сез авылның киләчәген кайгыртасыз, ә балалардан башка киләчәк юк. Авылда демографик күрсәткеч елдан-ел яхшырыр, дип өметләнәм. Биредә шартлар шәһәрдәгедән бер дә аерылмый, - диде район башлыгы.
Ул төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка, төзүче Ильфир Габдрахмановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Агрофирма директоры Юрий Осипов, авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте мөдире Светлана Журавлева, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Изге Троицк чиркәвеннән Николай Ермолаев, ата-аналар комитеты әгъзасы Серафима Горшкова үз чыгышларында балалар бакчасының ремонттан соң танымаслык булып үзгәрүенә, биредә сабыйлар өчен бөтен шартлар да тудырылыуына тукталды.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында балаларны мәктәпкә әзерлиләр. Биредә аларның сәләте ачылырга, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашырга тиеш.
Бу юнәлештә тәрбиячеләргә әти-әниләр дә ярдәм итсен иде. Балаларның мәктәпкә нинди әзерлек белән килүе тәрбиячеләр һәм гаиләгә бәйле, - диди мәгариф бүлеге начальнигы.
"Аленушка" балалар бакчасы мөдире Лариса Бухараевага символик ачкычны тапшырганнан соң, кунаклар эчкә узды. Андагы гүзәлеккә бар да таң калды! Балалар үзләренең уен бүлмәләрен танымадылар да хәтта. Әлеге тантанага оныкчыгы Денис белән килгән Наталья Герасимова җиде баласыннан өчесенең иске балалар бакчасына йөргән елларны искә алды.
- Ул елларда бакчада урыннар җитми иде, балаларны өйдә әби-бабайлар, зуррак апа-абыйлары карады. Минем оныкчыгым да шушы матур балалар бакчасына йөриячәк, шуңа шатланам. Аңа әле бер генә яшь, - диде ул.
Наталья Сергеевна үзе лаеклы ялда булса да, кызы Ларисага җәйге лагерьга сыер савышырга да йөри. Оныгы белән өйдә генә утырырга да риза, әмма баланы бар яктан да камил итеп үстерүдә балалар бакчасында мөмкинлекләр күбрәк, дип уйлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9500
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.6200
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.5000
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.7700
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.10000
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16000
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.35300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!51100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12600
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.8000
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.32200
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25600
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.31501
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.29800
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.29800
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16000
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.10000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9500
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.7700
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.6200
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика