Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Сабантуе бәйрәме белән котлавы

Бу атнаның шимбә-якшәмбесендә район үзәгендә, авылларда гасырлардан-гасырларга халкыбыз күңелендә сакланучы милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләячәк. Әлеге гүзәл бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
"Хөрмәтле хезмәт сөючән Кайбыч халкы, бәйрәмебез кунаклары!
Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үзем сезне татар халык бәйрәме - Сабантуе белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Күп еллар дәвамында ул халкыбыз өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булды һәм шулай булачак та. Халкыбыз вәкилләре кайда гына яшәсә дә, Сабантуе аларга үз тамырларын барлау, иң күркәм сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу бәйрәм - милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы мәңге тере чыганак. Кайбыч Сабантуен югары хезмәт уңышлары белән каршылый. Матур эшләребез күп безнең. Район үзәк сырхауханәсе, Зур Подберезье амбулаториясендә төзекләндерү эшләреннән соң шартлар уңай якка үзгәрде. Безгә яшь белгечләр эшкә кайта башлады. Яңа спорткомплексы төзелү яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Мәктәпләр, торак йортлар ремонты дәвам итә, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, юллар тәртипкә китерелә. Боларның барысы да республика җитәкчелеге ярдәме белән эшләнә.
Ямьле Сабантуе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Бәйрәм мәйданына барлык милләт һәм ил вәкилләре җыела. Бу безне берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә. Сабантуенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык куя. Сабантуенда данлыклы батырлар, хезмәт алдынгыларының урыны - мәйдан түрендә. Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Сабантуе күңелләрегезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырысын, яшәү дәрте бирсен!"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.17000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.30600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.94200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43800
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.1300
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.14100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3600
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика