Кайбычта Туган тел бәйрәме

26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Без кабат Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеена Туган тел көненә җыелдык.
Бәйрәм башланырга әле бераз вакыт барлыгыннан файдаланып, мәктәп укучылары музей хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр оештырган «Тукай белән атлыйм киләчәккә» дигән күргәзмә белән таныша. Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләреннән туплап, төрле рәсемнәр белән бизәп чыгарылган китаплары, төрле әкиятләрен үз эченә алган мультимедиа җыентыгы, Тукайның сыннары, портретларын зур кызыксыну белән карый алар. Рәссам Ильяс Айдаров ясаган зур картинаны Камилә, Алмаз, Гүзәл, Фирүзә, Адилә һәм башка кайбер укучыларның әле беренче генә тапкыр күрүе икән. Рәссам картинаның бер читенә: "Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла Төхвәтуллин. Уральский шәһәрендәге "Мотыйгия" мәдрәсәсе", дип язып куйган. Музейның элеккеге директоры, район ветераннары Советы рәисе Әлфия апалары Закирова укучыларга нәсел җепләре Кече Кайбыч авылына барып тоташучы Мотыйгулла Төхвәтуллинның Тукай белән бәйләнеше турында сөйләде. Ул сөйләп бетерүгә, музей директоры Энҗе Миңгалиева әле шушы минутларда гына билгеле булган хәбәрне җиткерде: бүген опера сәхнәсе йолдызы - Мотыйгулла кызы Галия Кайбицкаяның оныгы, рәссам Ильяс Айдаров Тукай премиясенә лаек булган! Без аның Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре, Уральск һәм Казан шәһәрләрендәге Г.Тукай музейларындагы тематик күргәзмәләре өчен Тукай бүләгенә кандидат икәнлеге турында белә идек инде.
Туган тел көне әнә шундый шатлыклы рухта башланып китте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тәбрикләгәннән соң, сүз шигырь яратучыларга бирелде. Олы Кайбыч, Мөрәле, Кошман, Борындык мәктәпләренең шигырь яратучы, үзләре дә каләм тибрәтүче укучылары, һәвәскәр шагыйрә Мәүлиха Айзатуллина Тукай язган шигырьләрне күңелләрдә яңартты, үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде.
"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы..."
Төрле җыр бәйгеләре җиңүчесе Инзилә Сираҗиевага кушылып "Туган тел"не җырлаганда, язгы җил тавышларыбызны бөтен Кайбычка таратты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.8300
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.15300
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.32800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!50400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12200
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.7700
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.31900
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25300
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.31201
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55900
-
17 февраль 2021 - 16:29Марат Әхмәтов Кошман мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты Быел парламент дәреселәре “Татарстан – безнең уртак йорт”.37600
-
17 февраль 2021 - 13:40Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә. Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.10400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.19100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.26400
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.26400
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.15300
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.8300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика