Казанда яшәүче Закировлар гаиләсе Олы Кайбыч мәчетендә авылдашлары өчен Корбан ашы уздырды

Олы Кайбыч мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган ифтар мәҗлесеннән чыгып килүче ир-атлар безне күргәч:
- Равил кызы Лилиягә, аның җәмәгатенә шулай бөтен авылдашларны бер табынга җыюлары өчен мең рәхмәт. Әтиләренең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Төш вакытында ир-егетләрне корбан ашы белән сыйладылар, хәзер әнә әбиләр, сеңелләр килә, кичкә балаларны да чакырганнар. Никадәр ризык төяп кайтканнар бит Казаннан, әйтерсең лә, азык-төлек кибете монда күчкән, - диештеләр.
Башка елларны гел районның беренче җитәкчеләре тарафыннан үткәрелеп килгән мәҗлесне уздыруны быел үз өстенә алган Лилия Закирова белән моңа кадәр таныш түгел идем әле. Мәчет ишеген ачып керүгә: "Хуш киләсез, түрдән узыгыз, Корбан бәйрәме котлы булсын", - дип, һәр кешене нурлы йөзе белән шат елмаеп каршы алучының Лилия ханым икәнлегенә тиз төшендем. Инде күптән күрмәгән авылдашлары да, аны әти-әнисенә охшатып, тиз танып алды.
- Әтием Равил Рәхимулла улы Сәйфуллин Олы Кайбычта туып-үскән. Апас, Кайбыч, Саба районнарында комсомолның беренче, икенче секретаре, Апаста УРСЖ оешмасы начальнигы булып эшләгән әти ун ел элек вафат булды. Әниебез Хәнифә дә шушы авылдан, Аллага шөкер, исән-сау, безнең белән Казанда яши. Балачакта гел монда әбиемнәргә кунакка кайта идек. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыздан еш кына, Корбан чалдырырга авылга кайтыр идек тә бит, тик нигезебез сакланмаган, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Минемчә, авылдашларны җыю өчен мәчет бар бит, Аллаһ йортының ишекләре һәрвакыт ачык. Мин дә мәчеттә хәйрия ашы уздырыга ниятем барлыгы турында район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга шалтыраттым. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән киңәшеп, ризалыгын бирде. Әтиебезне онытмыйча, без үткәргән ифтар мәҗлесенә килгән барлык авылдашларыбызга да рәхмәтем зур. Читтә яшәүчеләр дә зар-интизар булмасын, безнең үрнәккә кушылсыннар иде, - диде Лилия ханым.
Лилия Закирова Казандагы медицина юнәлешендәге бер оешманың генераль директоры, тормыш иптәше Фәрит, улы Булат - стоматологлар, шәхси клиникалары бар, кызлары Алинә унынчы класста укый. Тормышта зур уңышларга ирешүләренең сере, мөгаен, тәрбиядән, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәүләрендә, иманлы булуларындадыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.19300
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.7900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.49400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.34000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.27700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.35800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27200
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.27200
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.20800
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.19300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.7900
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика