Корбан ашы – саваплы аш

Салтыйган авылында ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны хөрмәт итәләр. 1 ноябрьдә авыл халкы мәчеткә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелды.
"Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Шамил улы Каюмов ел саен биредә дини бәйрәмнәр вакытында мәҗлесләр оештыра. Быел да ул үз кыйбласыннан тайпылмыйча, авыл халкын корбан ашына чакырды. Салтыйганлыларны бәйрәм белән котларга район башлыгының Кайбыч районында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова килгән иде.
Салтыйган авылы мәчете имамы Равил хәзрәт Закиров барча мөселманнарга бәрәкәтле тормыш, иман нуры теләде. Фәния Петухова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
- "Алтын кырлар" җәмгыятендә эшләү дәверендә шуңа инандым: Салтыйган авылы халкы үзенең бердәмлеге, дус- тату яшәве, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче уңган апалары белән башка авыллардан аерылып тора. Бу авылда татарлар һәм руслар, тату бер гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Халкыбызның милли бәйрәмнәре уңаеннан табын оештырганда да апаларыбыз һәрвакыт ярдәмгә килә. Корбан чалганда һәрвакыт Хәкимулла Саттаровка мөрәҗәгать итәм. Ул үз эшен чиста-пөхтә итеп башкара. Ярдәмегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Рамил Шамилевич.
Рушания Кузнецова да дини бәйрәмнәрдә хәйрия ашлары оештырганы өчен җәмгыять җитәкчесенә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Дөрестән дә безнең авыл халкы бердәм, тату. Дини йолалар да сакланып килә. Бу Корбан бәйрәмендә Салтыйган авылында иллегә якын корбан чалынды. Күптән түгел Рамил Шамилевичның матди ярдәме белән мәчетнең тәрәзәләрен пластикка алыштырдык. Аннан соң авыл апалары мәчетне җыештырып, үзләре акча җыеп, тәрәзәләргә базардан челтәр алып кайтып элделәр. Гөлсинә Камалова, Зөбәрҗәт Хәсәнова, Халидә Гыймранова, Айгөл Саттарова дини мәҗлесләр үткәргән саен тәмле ашлар, камыр ризыклары пешерә. Барыгызга да Ходайның рәхмәте яусын, игелекле эшләрегезнең савабын күрегез, - диде Равил хәзрәт.
Мәҗлес алдыннан Равил хәзрәт һәм Дамир хәзрәт Коръән укыды, вәгазь сөйләде. Дамир хәзрәт корбан чалуның кыскача тарихын искәртеп үтте. Рамил Шамилевич, улы Раил белән бергәләп, сәдака таратты.
Биредә бәйрәм өстәле төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Мәҗлес ахырында Дамир хәзрәт чалынган корбаннарга, сый-нигъмәтләргә дога кылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16700
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.29000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.92700
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43600
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.9200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.18900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.9200
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика