Көз белән хушлашу

Район үзәк мәдәният йортында бюджет оешмалары хезмәткәрләреннән төзелгән ике команда арасында бәйге рәвешендә "Көз белән хушлашу" бәйрәме үткәрелде.
Фойеда авыл клублары, китапханәләре әзерләгән "Көз бүләкләре" дип аталган күргәзмә оештырылган, бәйрәмдә катнашучылар әзерләгән тәм- томнардан табын корылган иде. Шунда ук керәшеннәр, татар, рус фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Милли киемнәрнең ачык төсләреннән күзләр камаша, күңелле, дәртле көйләрдән үзеннән-үзе биисе килә башлый, кызарып пешкән коймак исе таралган. Зур самавыр янына кайнар чәйдән, тәмле коймактан авыз итәргә теләүчеләр җыелган. Биредә атмосфера өйдәге кебек җылы, дустанә иде, һәркем үзара аралашырга, бәйрәмдә катнашырга тели. Клуб мөдирләре, китапханәчеләр жюрига үзләре әзерләгән күргәзмәләрне күрсәтте. Мәдәният хезмәткәрләренең фантазия байлыгына, осталыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Аларның үз куллары белән шәхси хуҗалыкларында үстергән яшелчәләре, мул җиләк-җимешләр, болын-кырлардан җыйган нигъмәтләренә гаҗәпләнмәдек, чөнки халкыбызның хезмәт сөючән булуы, җирне яратуы барыбызга да таныш. Аларның һәр биремгә иҗади яктан якын килүе, туган якларына мәхәббәте сокландыра. Яшелчәләрдән, табигый материаллардан эшләнгән композицияләр бәйгесендә рус халкының кыз ярәшү йоласын яктырткан Афанасьевка авылы клубы (мөдире Гүзәл Гыймадиева), Багай авыл клубы (Зоя Рожкова) эшләре иң яхшылары дип танылды. Россиядә әлеге йолалар гадәттә көзге чорга туры килгән. Шулай ук Салтыйган китапханәсе (мөдире Гөлсинә Камалова), Кече Мәме авылы клубы (Валерий Фомин), Иске Тәрбит авылы клубы (Михаил Герасимов), Байморза авылы клубы (Валентина Иванова), Бәрлебашы авылы китапханәсе (Равилә Габдрахманова), Кече Кайбыч авылы клубы (Рузилә Гыйматдинова) эшләре билгеләп үтелде. Әлеге эшләрне алар барысы да күңел җылысын да кушып, күп көч, түземлелек куеп башкарган.
"Көзге җилләр", "Алтын башаклар" командалары арасындагы бәйгене тамашачылар кызыксынып карады. Беренче команда яшьләрдән генә тора, икенчесендә - урта яшьтәгеләр. Яшьлек һәм тәҗрибәлелек үзара көч сынашты, нәтиҗәдә «Алтын башаклар» командасы җиңү юллады. Бәйгене алып баручылар Муса Хисамиев һәм Ленар Баһавиев тамашачыларның да, чыгыш ясаучыларның да күңелен күтәрде, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы алкышларга күмелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.12900
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!7000
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4900
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18600
-
17 апрель 2021 - 08:22Шүширмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты Кайбычның 30 еллыгына багышланган тантананы танымаслык булып үзгәргән мәдәният учагында үткәрделәр.25300
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51600
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.41900
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.35000
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?7400
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.52500
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47200
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.37500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткердеКайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.13300
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18600
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткерде Кайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.13300
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.12900
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!7000
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика