Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлкинең сугыш ветераны Николай Александров: “Без – фашистларны Герман җирендә тар-мар итеп кайткан буын”

    Яу кырында ятып калган авылдашларының якты истәлегенә Мәлки авыл уртасына куелган һәйкәл яны чәчәкләргә төренгән. Митингка килгән бер ханым чәчәген башкалар кебек һәйкәл итәгенә салмады, ә анда язылган бер фамилия янына кадап куйды.

    - Искәндәрова Мария булам мин. Казанда яшим. Әтием Афанасий Васильевич Заказовның исеме уеп язылган бу һәйкәлгә. Ул сугышка киткәндә әни минем белән авырлы булып калган. 1941 елда фронтка киткән әти 1942 елда һәлак булган. Бервакытта да әти сүзен әйтергә насыйп булмады шул миңа,- дип үзе белән таныштырды ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

    - Минем әти Мирон Кадеров Сталинград сугышында катнашып, туган авылга исән-сау кайтып, 75 яшендә вафат булды. Сугышта күргәннәре турында әрнеп сөйли иде ул. Ул еллардагы михнәт безнең җилкәгә дә төште. Урман кисүләр, колхозда ачлы-туклы көн-төн эшләүләр үзәккә үтте инде. Ирем 41 яшендә үлде, дүрт бала белән тол калдым. Олысы Валерага 13 яшь, Лидиягә -10, Галинага - 8, Альбинага яшь ярым гына иде. Берүзем барысын да аякка бастырдым, кеше иттем. Хәзерге мул тормышта балаларын ташлаган аналар турында ишеткәч, шаклар катам. Таш йөрәкледер алар. Андый уй безнең башка да кереп карамады, - дип язмышы турында сөйли башлады Зинаида әби Краснова.

    Район башлыгы исеменнән Бөек Җиңү белән котларга килгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов Байморза да яшәүчеләрне бәйрәм белән котлап кайтып җитүгә, тантана башланып китте. Авылның бердәнбер сугыш ветераны Николай Александровның күкрәк тулы орден-медальләре кояшта ялтырый.

    - Бүгенгедәй кояшлы көннәрне яулау өчен күпме солдат башын салды. Без - фашистларны Герман җирендә тар-мар итеп кайткан буын. Тыныч көннәрнең кадерен белегез,- дип мөрәҗәгать итте ул халыкка.

    Чыгыш ясаучыларның барысының да теләге уртак: сугыш уты бүтән беркайчан да кабынмасын, илләр тыныч булсын! "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалы җитәкчесе Геннадий Федоров сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр дә тапшырды. Мәктәп укучылары куйган монтажда да бу фикер кызыл җеп булып ятты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: