Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылыннан Фәхри Гыйззәтуллинның сугышчан батырлыгы турында

    Зилзиләле вакыт алга атлый. Беркайчан онытылмас, яралары мәңге төзелмәс шикелле тоелган Бөек Ватан сугышы еллары да артта кала бара. Тик аның батырлары - илебезне фашист коллыгыннан саклап калучылар, Европаның азатлыгы өчен кан түгүчеләр генә көннән-көн азая.

    Шуңа күрә "Ватан өчен!" дип утлы өермәгә керүчеләрне хөрмәтләү, истән чыгармау - бүгенгеләрнең иң зур бурычы. Бу хәтер буыннан-буынга, каннан-канга күчсен иде. Арабызда яшәүче ветераннар һәрвакыт игътибар үзәгендә булсын иде. Шулай ук яу кырында ятып калучыларга безнең олы рәхмәтебез 9 Май бәйрәмендәге бер минутлык тынлык рәвешендә генә булмасын иде.

    Кулымда төбәгебезнең хөрмәтле журналисты Азат Сункишевның ике томлык "Минем хәтер китабым" исемле китаплары. Аларда Апас һәм Кай­быч районнарының ике йөздән артык сугыш һәм тыл ветераннары турында язмалар урын алган. Араларында Олы Кайбыч авылыннан Фәх­ри Гыйззәтуллин турындагы язма да бар. Кызганыч, миңа Фәхри абый белән аралашырга туры килмәде. Аның хакында әлеге китаптан укып һәм дәү әниемнән ишетеп кенә беләм. Ул минем дәү әниемнең укытучысы булган. Ә укытучың ничек хәтердә калмаска мөм­кин?! Ләкин дәү әни өчен ул Фәхри Гыйззәтуллин түгел, ә Карл Алексеевич икән. Бу аерма аның авыр, михнәтле балачагы белән бәйле.

    Ул кечкенәдән әтисез калып, Оренбург балалар йортында үскән. Менә шунда аңа татар өчен ят булган исем биргәннәр дә инде. Кайбычка исә Карл-Фәхри 1936 елда педтехникум тәмамлап, Оренбург өлкәсендә, Башкортстанда, Үзбәкстанда укытучылык иткәннән соң килгән. Биредә өч ел эшләгәч, аны Фин сугышына алганнар. Аннары Бөек Ватан сугышы башланган. Бу сугышта ул ике тапкыр яраланган. Икенче яралануы бик тә каты булган. Аның гаиләсенә хәтта: "Ирегез, кызылармияче Фәхри Гыйззәтуллин Голубовка авылы янында барган сугыш кырында батырларча һәлак булды", - дигән "кара кә­газь" дә килгән булган.

    Ниһаять, Җиңү таңы - 9 Май таңы аткан. Сугыш тәмам. Ләкин Фәхри абый өчен өченче сугыш башланган. Аны Ерак Көнчыгышка - японнарга каршы сугышка озатканнар.

    Мөхтәрәм шәхес, тыныч, сабыр холыклы, көр кү­ңел­ле, яшь рухлы, ирен­мәс бер җан итеп тасвирлый аны дәү әни. Үз эшен бик яратып, белеп башкарган Фәхри абый. Мәк­тәп бакчасында нинди генә җиләк-җимеш, үсемлекләр үстермәгән! Ул оештырган "Тере почмак" турында "Яшь ленинчы" газетасында мактаулы язма да чыккан. Тынгы белмәс укытучы умартачылык түгәрәге дә алып барган. Тирә-юньдә фотограф булмаганлыктан, ул Олы Кайбыч һәм күрше-тирә авыл кешеләренең рәсемгә тө­ше­рү буенча барча гозерләрен үтәп торуны үз өстенә алган. "Әгәр тартмаларга салынып, шүр­лек­ләргә рәт-рәт итеп урнаштырылган, утыз җи­денче елдан бирле җые­лып килгән негативларның барчасын берьюлы фоторәсемнәргә әйлән­дер­сәң, Кайбычның ярты гасырдан артык тарихы, берничә буын кешеләре нинди тулы, җанлы гәүдә­ләнеш табар иде! - дип яза аның хакында Азат Сункишев.

    Пенсиягә чыгуына егерме елдан артык булуга карамастан, мәктәп сукмагын таптаудан туктамаган ветеран музей оештырып җибәргән, аңа яңадан-яңа материаллар туплау бе­лән мәшгуль булган, яшь эзтабарлар эше белән җитәкчелек иткән. Концертларда ул мандолина кылларын чиертеп авылдашларын шаккатыра тор­­ган булган. Фәхри ага Гыйззәтуллин 1995 елда 85 яшендә вафат була.

    Безнең төбәктә сугыш афәте кагылмаган бер генә булса да гаилә бармы икән? Юктыр! Авылымның һәр урамына, һәр йортына, һәр капкасына "сугыш" дигән тамга сугылган. Бу сугышта катнашкан һәрбер изге җан­га бүгенге яшь буынның олы рәхмәтләрен Азат Сункишевның шигъ­ри юл­лары белән җиткерәсе килә:

    Мең-мең рәхмәт сезгә, изге җаннар,

    Исәннәр һәр гүрдә ятучылар,

    Туган ягыбызга иң кадерле

    "Җиңдек!" сүзен алып кайтучылар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: