Сөмбеләне бәйрәм иттек

Кырлардан уңыш җыеп алынды, бакча эшләре дә төгәлләнү алдында. Көзге уңышны җыеп бетергәч, халкыбыз борын-борыннан Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үткән.
Кошман авылы мәдәният йортында үткән бәйрәмне Сөмбелә бәйрәме дип тә, очрашу кичәсе дип тә, концерт-тамаша дип тә атап булыр иде. Бигрәк тә өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде ул, рәхәтләнеп аралаштылар. Лаеклы ялга чыккач гел өйдә утыру да ялыктыра шул, яшь барган саен очрашулар тагын да сирәгәя. Менә шундый бәйрәм-кичәләрдә генә булса да күрешеп, хәл-әхвәл белешеп алуга ни җитә?! Мәдәният йорты директоры Мәдинә Фатыйхованың аш-суга уңганлыгын туган авылында яхшы беләләр. Бу юлы да ул чәй табыны оештырган, теләгән һәр кеше чәй, кайнар коймактан авыз итте. Табынны көзге уңыш - яшелчә,җиләк-җимеш белән бизәргә дә онытмаган.
Концерт программасы кыска булса да, күпләрне елатты да, уйландырды да. Бәйрәм тамашасын китапханәче Гөлия Сафиуллина алып барды. Марсель Садриев башкаруындагы әнкәйләр турындагы җыр аеруча нык тәэсир итте залдагыларга. Язилә Фатыйхова, Кошман мәктәбенең музыка укытучысы Айгөл Кадыйрова, аның укучылары Әдилә Хәмидуллина белән Чулпан Гарифуллиналарның җырлавын үз иттеләр.
Кызганыч, тамашаны карарга килүчеләр азрак иде. Югыйсә, авылда мондый чаралар еш булмый да бит. Көндәлек мәшәкатьләрне беразга булса да онытып торып, рухи азык туплап, аралашып кайту - үзе бер бәйрәм бит ул.
-
25 апрель 2018 - 10:42Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты 12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды.
-
23 апрель 2018 - 15:52Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 11:49«Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
-
22 апрель 2018 - 09:22Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган ике автомобиль, бер трактор йөртүче тоткарланган Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.
-
21 апрель 2018 - 12:30Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды Укучы балалары булган әти-әниләргә мәктәп елларын онытырга бирмиләр хәзер.
-
21 апрель 2018 - 12:28Җирле үзидарә көне уңаеннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинныд котлавы – Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!
-
19 апрель 2018 - 20:38Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
19 апрель 2018 - 16:15Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары авыл халкына концерт куйды Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары. Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык хисләрен кадерләп саклауларына, нәсел җепләренең дәвамлы булуына рухлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга 130 Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде... Бүген әллә ничә буын түгел, ата-бабадан калган малны бүлеп, юк кына сылтаулар табып, бертуганнары, хәтта әти-әнисе белән дә сүзгә килеп, бер-берсеннән читләшеп яшәүчеләр булган бу заманда әлеге нәселнең дуслыгы башкаларга үрнәк итеп куярлык.Туган хакын хаклап яшәүче тырыш, сүзгә үткен, баскан җирдән ут чыгара торган нәсел бу. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, концерттан соң чыгышында, аларга соклануын белдерде, нәсел җепләренең дәвамлы булуын теләде.
-
19 апрель 2018 - 11:15Кайбычлылар, авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә Татарстанда, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында, агымдагы елның 15 апреленнән 14 маена кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Мондый төр чикләүләр юллар һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә.
-
19 апрель 2018 - 11:04Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева - хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе «ТАТМЕДИА» җәмгыятеннән бу юлы да шатлыклы хәбәр алдык: агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе бездән! Ул – Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева. Узган елның икенче яртысына язылу буенча Федоровскоедан Гөлсөяр Урманова җиңгән иде.
-
18 апрель 2018 - 11:46Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
14 апрель 2018 - 07:51Олы Кайбыч мәктәбендә «Экологик буккросинг» акциясе старт алды "Буккроссинг" термины берничә ел элек кенә барлыкка килгән. Нәрсә соң ул? Буккросинг – гадәти булмаган, үзенчәлекле китапханә. Анда хезмәткәрләр юк, аларның вазифасын китап укучылар башкара. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Ягъни, укучы, үзе укыган китапларны, башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Күп кенә илләрдә моның белән мавыгучылар буккросингның рәсми сайтын да булдыра.
-
14 апрель 2018 - 07:50Кайбычлылар, урамда йөрүче этләрдән куркасызмы? Болында, тыкрык, урамнарда өере белән этләр йөргәнен күбебезнең күргәне бар, әлбәттә. Андый чакларда күңелне курку хисе биләп ала, чөнки этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында ишетелеп тора. Аларны дүрт аяклы дусларыбыз дип атап йөртсәк тә, кайчак дошманыбызга да әйләнергә мөмкиннәр. Йортыбызны саклаучы тугры дусларыбыз белән теләсә кайда йөрүче сукбай этләр арасындагы аерма нидә соң? Өерләре белән йөрүчеләренең бик агрессив булулары билгеле, алар кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Тирә-юнебез, без яшәгән җирлек бу яктан тынычмы, хуҗасыз этләр булган очракта нинди чаралар күрелә? Бу мәкаләдә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.
-
11 апрель 2018 - 09:54
-
1 апрель 2018 - 09:04
-
23 апрель 2018 - 11:49«Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
-
25 апрель 2018 - 10:42Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты 12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды.
-
25 апрель 2018 - 09:20Кайбычлылар Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңү яулады Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңүчеләрне котладылар.
-
23 апрель 2018 - 15:52Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.