Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Сугышның һәр көне үзе батырлык ул»

    Быел соңгы совет сугышчысының Әфганстан чигеннән чыкканына 25 ел булды. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булганнар хакында кичә үткәрде.

    "Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек - хә­тер кыясы!", - дип исем­лән­гән очрашуга Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина житәкчелегендәге 10 класс укучылары һәм Әфганстанда солдат бурычын намус белән үтә­гән Фидаил Сибгатуллин белән Илһам Сафин чакырылган иде.

    Еллар үтү белән тарихның күп кенә истәлекле даталары хәтердән җуе­ла дисәләр дә, егерменче гасырның иң фаҗигале һәм канкойгыч, 9 елдан артыкка сузылган әфган сугышы әле тиз генә онытылмас. Шушы сугышта безнең районнан 68 солдат катнашкан, шуларның 4 се үлеп калган. 18-19 яшьлек егетләрнең моңарчы күрмәгән тау-ташлар арасындагы канлы бәрелешләрдә ватаннарына тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәк­ләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газизләрен мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы.

    Хәрби бурычларын үтә­гәндә гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган Мәлкидән Валерий Волков, Олы Тәр­биттән Владимир Драндров, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗановларны бер минут тынлык белән искә алдык. "Исән­нәрнең - кадерен, үл­гән­нәрнең каберен бел", - дигән борынгылар. Әфган сугышында гомерләре өзелүчеләрне һәр­чак хә­тердә сакларга тиеш без.

    Кичәбезгә чакырылган әфганчылар солдат хатирәләре белән уртак­лаш­ты, армиягә кит­кән көн­нәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде. Бер­сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ише­телмәде.

    Элек­кеге солдатлар безгә әфган халкының совет сугышчыларына мөнәсәбә­те хакында да сөйләде.

    Армиягә 1985 елның кө­зендә Морза Бәрлебашы авылыннан чакырылган Фидаил абый Әфганстанда автобатальонда шофер булып хезмәт итә. Таулардагы бормалы юллардан сугыш кораллары, азык-төлек ташучы машиналар колоннасын һәрдаим куркыныч сагалый.

    - Әфган сугышчылары беренче һәм соңгы машинага атарга тырыша иде. Уртада калучы машиналар шулай тозакта кала. Бер ел һәм 10 ай дә­вам иткән хезмәтем дәверендә юлда төрле хәлләрне күрергә туры килде. Баштарак курку хисе булса да, аннары ияләшәсең икән, - диде Фидаил абый ул елларга әйләнеп кайтып.

    Ә менә Илһам абый Әф­ганстанда данлыклы десант гаскәрләрендә хез­мәт итә. Таулар арасында хәрәкәт итүче колонналарны дошманнан саклау аларның төп вазифасы була.

    - Әгәр шоферларга сезне бүген десантчылар саклый, дисәләр алар бик куана һәм безгә ышанып, тыныч күңел белән юлга чыга иделәр, - ди Илһам абый.

    Тумышы белән Иске Чәч­каб авылыннан булган Илһам абыйның Әф­ган­станга җибәрелүен әтисеннән кала беркем дә белми. Улын Апас военкоматына кадәр озата килгән әтисе дә серне башкаларга чишми. Канкойгыч сугыштан килгән хатларында Илһам абый, әнисен, якыннарын борчуга салмас өчен, үзен Үзбәкстанда хезмәт итәм дип яза торган була.

    Очрашу барышында әф­ганчылар төрле сорауларга җавап бирде: сезгә, гади солдатларга, Әфган сугышының максатын ни дип аңлаттылар, тыныч халык белән ничек аралаштыгыз, бәрелеш­ләр­дә катнаштыгызмы, дусларыгыз арасында үлү­че­ләр булдымы?..

    - Фәлән кеше бик герой булган икән, төрле батырлыклар эшләгән, әнә теге абый сугышта булса да герой түгел, дип беркайчан да уйламагыз, балалар, - диде Илһам абый укучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сугышта катнашкан солдатның анда үт­кәргән һәр көне үзе бер батырлыкка тиң ул!

    Нинди хаклык бу сүз­ләр­дә. Чынлап та, нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Очрашуга килгән сугышчы-интернационалитслар хөрмәтенә гитарада уйнап җырлаган Илгиз Насыйров чыгышында да чагылыш тапты батырлык темасы.

    Ватанны саклау гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы булган. Әфганчылар хөрмәтенә үткәрелгән бу кичә мәктәп укучыларында патриотик хисләр уяткан дип ышанасы килә. Киләчәк көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: