Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Уку алдынгылары бергә җыелды

    Быел уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашучылар, спорт ярышларында җиңү яулаучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме 5 гыйнварда Иске Чәчкаб мәктәбендә узды.

    Әлеге бәйрәмдә районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 85 укучы катнашты. Аларны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров кайнар котлады, яңадан-яңа уңышлар теләде. Мәгълүмати - методик үзәк хезмәткәр­ләре сценарийны халыклар дуслыгын ныгыту юнә­лешендә әзерләгән. Укучылар үзебезнең җир­лектә яшәгән милләтләр генә түгел, ә дөнья халыкларының - Индия, Япония, Италия, Иран, Шотландия, Болгария, Латин Америкасы илләренең мәдәниятен күрсәтте, биюләрен башкарды, аларда Яңа елны ничек каршы алулары турында сөй­ләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы призларны да мул алып килгән иде. Укучыларның барысына да Яңа ел күч­тә­нәчләре өләштеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: