Зур Урсак Сабантуенда Илһам Кәримов “Буян” кушаматлы атта барыннан да җитезрәк булды

Зур Урсакта милли бәйрәм авыл уртасына ясалган мәйданда гөрләде.
Авыл халкын бәйрәм белән котлап чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, "Заволжье" җәмгыятенең Зур Урсак филиалы управляющие Фирдүс Әшрәфуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр. Илдус Гайнуллин филиалның егерме елдан артык эш стажы булган алдынгы савымчысы Гөлфәния Миңнуровага район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
Мәйдан уртасында филиалның иң уңган механизаторлары, терлекчеләре, белгечләре хөрмәтләнде. Аннан соң халык уеннары, авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт, төрле спорт ярышлары башланды. Оештыручылар һәр уенда, бәйгедә җиңүчеләрне ачыклап, бүләкләрен тапшыра барды. Бәйрәмне үткәрүдә илебезнең төрле төбәкләрендәге якташлары, авылда яшәүче уннан артык кеше спонсорлык ярдәме күрсәткән. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сабан туеның иң мавыктыргыч мизгеле - ат чабышыдыр, мөгаен. Биредә биш ат җитезлектә көч сынашты. Шулай да "Буян" кушаматлы атта Илһам Кәримов барыннан да җитезрәк булып чыкты. Фирнат Вәлиев "Карач" та икенче, "Лачын" да Фәрит Камалетдинов өченче урынны яулады.
Мәйдан уртасындагы келәмдә укучылар арасында көрәш башланды. Шактый бил алышкач, Рөстәм Зәйнуллин җиңүгә иреште. Икенче урынны Ранис Хәялиев алса, өченче урын Казан шәһәреннән кунакка кайткан Илнур Вәлиевка бирелде.
Ир -егетләр арасында да көрәш кискен барды. Ярышны алыр баручы хөкемдар Рамил Нуриев җиңүчеләрне гадел билгеләде. Сабантуеның абсалют батыры булып Илнар Хәсәнов калды. Аңа төп приз - тәкә тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан башка көрәшчеләр дә бүләксез калмады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13100
-
2 март 2021 - 15:27Фермерлар династияләре, сезнең өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.5900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32500
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.16300
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.14600
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.24300
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.17000
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.20900
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.42300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!56200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14500
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.10000
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.42400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13100
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика