Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык килене Фирдания Зарифуллина каенанасын ни өчен ярата

    Мин, Фирдания, Яшел Үзән районының Мулла Илендә туган 21 яшьлек кыз, 1995 елның 11 августында Кайбыч районындагы Борындык авылы егете Илһамга кияүгә чыктым. Язылу тантанасы мәдәният йортында узды. Авылның бөтен бала-чагасы, яше-карты җыелган иде анда. "Бу ни сәбәптән икән?" - дигән уйлар узды ул вакытта минем башымнан. Яши торгач, сәбәбен...

    Мәдәният йортыннан ерак түгел Яшьләр урамындагы 4нче йортның бусага төбендә "Әйдә, кызым, йортыбызга рәхим ит!" дип каршы алуы әле хәзер дә колагымда чыңлый, бүгенге көндә дә җаныма җылылык өстәп тора.Татар халкы йоласы буенча өч көнгә сузылган туй сизелмичә дә үтеп китте. Туй гына да түгел, саный торгач, 19 ел узып киткән икән инде. Күпме гомерләр узган да, күпме сулар аккан диярсең! Ләкин, шуңа да карамастан, бу йортка һаман кайтасым килеп кайтам. Чөнки анда гел тыныч халәт, яхшы мөнәсәбәт, җылы караш, тәмле сүз хөкем сөрә.

    Килен булып төшкәч, өйдәге эшне хатын-кыз белән күбрәк йөртәсең бит. Мин дә бүген үземнең әнием-каенанам турында язырга булдым әле.

    Зарифуллина Тәнзилә Зиннур кызы гомер буе Борындык авылы мәктәбендә технология укытучысы булып эшләде, авыл кызларын төрледән төрле кул эшләренә өйрәтте. Икенче вазифасы - пионервожатый иде. Район, республика күләмендә уздырылган чаралардан ул бервакытта да башын иеп кайтмады, киресенчә, горурланып, дәрәҗәле урыннар алып Борындык мәктәбе данын яклады. Бер генә тикшерү дә Тәнзилә Зиннур кызының дәресен читләп үтә алмый иде ул заманаларда. Чөнки әни бай эчтәлекле, төрле методик алымнар кулланып эшләнелгән, төптән уйланылган дәресләр бирергә ярата иде. Үзенең гомерен шушы сабыйларга багышлаган, эшенә мөкиббән киткән, бары тик мәгънәле, эчке дөньясы бай булган, тәртипле ханым, мөгалимә генә бирә ала андый дәресләрне.

    Минем тормыш иптәшем туган елларда, әле балалар бакчалары да булмаган заманаларда (хәзерге әниләр кебек өчәр ел бала карап ятмаганнар) ике атна үтүгә эшкә чыгу таләп ителгән. Шушы авыр вакытларда аръякта яшәүче Сәлимә әби (әнисе) ярдәмгә килә, кечкенә Илһамны караша. "Яңгырлы көннәрдә баланы полиэтиленга төреп әнигә илткәндә, җиңемнән яңгыр тәнемә үтеп керә иде. Мәктәпкә барып кергәндә җылына алмыйча, беравык басып тора идем", - дип сөйли әни ул вакытларны. Эштән соң яңадан аръяктан баланы алып, ир эштән кайтканчы дип, ашарга өлгертәсе, мичне кабызып җибәрәсе, терлекләр, кош-кортларны карау кебек көндәлек эшләр көтә. Ничек өлгергән дә, кичек түзгән диген син!

    Хәзер инде әниебез дәрәҗәле пенсионер. Укытучылар көне дисеңме, Халыкара Өлкәннәр көне, "Соңгы кыңгырау" кебек бәйрәмнәргә мәктәп директоры Рамил Гарәфиев җитәкчелегендәге укытучылар коллективы һәм укучылары чакырып тора, "рәхмәт" сүзләрен еш ишеттерәләр.

    Әле Тәнзилә ханым дүрт оныкка дәү әни дә. Казаннан кайткан оныкларын ягылган мунчалары, хуш исле өчпочмаклары, бәлешләре белән көтеп ала. Ә иң кечкенә оныклары - Камилә, дәү әнисе ясап биргән "Тәнзилә чәен" эчергә ярата.

    Менә нинди була ул - ир хатыны, сабыр ханым, чын укытучы, мәрхәмәтле әни, яраткан дәү әни, бәхетле каенана! Каенатам - әтиебез Илмас, олы улы Илһам, балалары Илназ, Адилә, Замирә, кече улы Инсаф, тормыш иптәше Римма, кызлары Камилә, барыбыз өчен дә кадерле ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: