Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайбыч тарихын өйрәнәсе бар әле

"Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең "Без тарихта эзлебез" дигән тапшыруының узган елдагы чираттагы ике чыгарылышының Кайбыч районы тарихына багышлануы, 4 һәм 7 декабрьдәге бу тапшыруларның видеоархивка куелуы, аларны укучылар саны күп булуы турында хәбәр иткән идек инде. Димәк, үз тарихыбыз белән кызыксынабыз.

Борындык авылы тарихы турындагы беренче тапшыруны караганнан соң күңелдә туган уй-фикерләр белән сезне газетаның 21 гыйнвар санында таныштырган идем. Икенче тапшырудан соң да кулыма каләм алырга булдым. Бу тапшыру Кече Кайбыч авылы өстендә, урман ягында урнашкан борынгы зираттан башланды. 16нчы гасырга караган кабер ташлары сакланган бу изге урын хәзер дә шактый зур мәйданны били. Быел аның тирә-ягын яңадан тотып алырга җыенабыз. Чөнки бу зиратны безнең буын авыл саен булган изге урын буларак кына түгел, ә районга беренче булып килеп урнашкан бабаларыбыз урыны дип тә кабул итә. Ярты гасырга җитәрлек символ-тамгалары, белдекле ачык текстларны затлы кешеләр - Болгардан килгән бабаларыбыз гына калдыра алган. Авыл тарихы белән кызыксынучы Алмаз Низаметдинов әйтүенчә, ташларның стиле - чынлап та, Болгарныкы. Шунысы кызык, ташларның кырыеннан кыеп ясалган үсемлек орнаменты бүгенге Татарстан гербындагы бизәк белән тулысынча тәңгәл килә!

Татарстан Дәүләт музеена совет заманында ук урнаштырылган Кайбыч имәненең фрагменты бүгенге Милли музейда, янгыннарны кичеп, әле дә сакланамы икән? Саклана, җәмәгать, ул музейның икенче катындагы туган як табигате бүлегендә урын алган. Агач төбендә "Кайбыч имәне" дигән язуы да бар. Колачлап булмаслык зур ул, аны күргәч, шул имәнне кочаклап аласы килә, туган як белән горурлану хисләре тагын да арта!

Мәлки ягына барып чыккач, татарлар, аерым алганда, мишәрләр, керәшеннәр һәм мәҗүсиләр темасы калка. Бер караганда, бу тема катлаулы кебек. Ул халыкның гасырлар буена дәвам иткән табигый тормышына төрле диннәрнең тәэсир итүенә бәйледер дип уйлыйм. Мәлки ягында урнашкан авылларда яшәүче җирле халык - чагыштырмача кыска вакыт эчендә өч көчле диннең тәэсирен тойган, үзенә сеңдергән һәм саклаган уникаль төркем. Мәҗүсилек - иң борыңгы дин. Шулай да әле ул күпмедер дәрәҗәдә саклана. Христианлашу кергән һәм урнашкан - бу инде факт. Шушы диннәр арасында ислам диненең кайбер кануннары көтмәгәндә килеп чыга. Мисал өчен, мәҗүсиләр дә, керәшеннәрнең дә кайберләре, терлек чалганда, көньякка каратып, "писмилла" әйтеп җибәрәбез, диләр.

Кирәмәт төшенчәсен никтер мәҗүсилекне аңлата дип йөрсәк тә, тапшыру эшләгәндә, аның ислам белән бәйле булуы ачыкланды.

Безнең Мәлки керәшеннәре нинди диалектта "сүләшә"? Тапшыруда әйтелгәнчә, көнбатыш, безнеңчә әйтсәк, мишәр диалектында. Дин ягыннан гына Чүти авылы утрау хасил итсә, диалект-сөйләшү ягыннан монда диңгез - Мәлки ягы мишәр диңгезе. Район үзәгенә барып кайтканнан соң, чүтилеме ул, тәрбитлеме, рәхәтләнеп "үгә" кайтып, үзенчә "сүләшә". Беркайда юк, бары тик Гөбенә буена урнашкан авылларда гына бик тар диалекталь сүз, "инде" урынына "энде"не кулланалар. Кайбычның үзендә дә мишәр диңгезендә йөзүчеләр күп очрый. Ләкин Казансу, Иделсу бу як диңгезне шактый үзгәрткән, ягъни ассимиляцияләгән. Кайбычта да, чишмәгә түгел, кизләүгә баралар, базга түгел, нәүрәпкә төшәләр. Безнең бармалы-кайтмалыдан көлгән булалар да, белмиләр шул, болар - мишәр бабаларыбыздан калган мирас...

Туган як тарихын өйрәнүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтеп, Чүти авылы укытучысы Раилә Козловага аерым тукталасым килә. Тапшыру вакытында Шәкүр бабай турында кыска гына итеп тирән фикерләрен җиткерә алды ул. Бу хакта озак сөйләп, роман язып, хәтта кино да төшереп булыр иде.

Кайбыч ягы тирән тарихка ия. Гаять дәрәҗәдә кызыклы тарих ул. Аны ачарга, өйрәнергә, укырга кирәк. Шул бай тарихыбызны чагылдырган китаплар, тапшырулар - эшебезнең башы. Кызыклы һәм кирәкле эзләнүләребез дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч тарихын өйрәнәсе бар әле