Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлыларга кирәкле китап чыкты

    2014 елның ахырында әдәбият яратучылар өчен зур вакыйга булды. Кайбыч ягының беренче һәм олы язучысы Зариф Бәширинең (Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов) яңа китабы - сайланма әсәрләре дөнья күрде.

    Татарстан китап нәшриятында зәвык белән бастырылган бу китапның төзүчесе - авторның туганы Ркаил Зәйдулла. Бүгенге заманның иң билгеле язучыларының берсе. Шагыйрь, драматург буларак танылган Ркаил үз туганыннан бик зур иҗади байлыкны мирас итеп алып калган. Чөнки Зариф Бәшири дә күпкырлы талант иясе булган бит.

    Мондый китапны халкыбыз, райондашларыбыз бик озак көтте. Аны төзеп бастыруга иң зур этәргечне районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бирде. Башка бик күп хезмәт җимешләре кебек үк, әлеге китапны бастырырга күрсәткән ярдәмнең нәтиҗәсе дә күз алдында.

    Совет чорында уздырган юбилейда да, Кайбыч районы оешкач булган район - авыл юбилейларында «Китап кирәк!» дигән чакырулардан ары киткәнебез юк иде. Чүти авылының яңартылган клубында узган соңгы чарада әйтелгән сүз эштән аерылмады. Халык өчен куелган бик күп хезмәтләр өчен дә, мондый рухи хәзинәбезне баеткан өчен дә Альберт Рәхмәтуллинга Аллаһның рәхмәте яусын!

    Зариф Бәшири - шактый күп иҗат иткән язучы. Аның язганын бер китапка гына һич тә сыйдырып булмый. Гәрчә бу китап та шактый күләмле. Халык телендә аңлаешлы итеп әйтсәк, 400 биттән артык. Абыйсының иҗатын яхшы белгән Ркаил Зәйдулла китапка мөмкин кадәр кызыклы һәм кирәкле әсәрләрне сайлаган. Китапка күбрәк шагыйрь булган Зариф Бәширинең ике генә шигыре кергән. Ул «Сакла телеңне» дигән шигырь белән ачыла. Ахырында - «Телем» дигән шигырь урын алган.

    Күләме белән дә, әһәмияте белән дә китаптагы төп әсәр - «Замандашларым белән очрашулар» дигән истәлекләр. Мөмкин булса, бу әсәр турында аерым язасы килә.

    Зариф Бәшири, әйткәнебезчә, күпкырлы талант иясе. Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгәч, ул фәнгә якын килергә курыкмаган. Шушы өлкәдә киң тарафта билгеле булмаган, әмма гаять кызыклы «Мишәрләр» дигән әсәр язып калдырган.

    Беренче чиратта, китапка язучының иҗатында төп урыннарны алып торган әсәрләр кергән. Аларның беренчесе - киң катламга билгеле булган «Чуваш кызы Әнисә» хикәясе. Бу әсәр, һичшиксез, Чүти авылындагы һәм күрше чувашлар белән бәйле тормышны тасвирлый. Икенчесе, «Ефәк корты». Зариф Бәшири Урта Азиядә хезмәт иткәндә, шул исәптән Кытай, уйгур халыклары белән аралашып яшәгәндә язылган истәлек бу.

    Әлеге язманы укыгач, райондашларыбыз, китапны кайда күреп, кайда укып булыр икән дигән сорау куярлар. Озакламый китапханәләргә куярбыз, сатуга да чыгарырга тырышырбыз. Хәзер китаплар артык зур тираж белән чыкмый. Бу китапны укып, фикерләрегез белән дә уртаклашсагыз иде, якташлар. Зур китаплар чыгарырлык язучыларыбыз күп түгел безнең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: