Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Китап – зур хәзинә

    Моның шулай булуын безгә кечкенә чакта әти-әниләребез, мәктәптә укытучы апа-абыйларыбыз төшендереп килде.

    Безнең буын китап укып, аны яратып үсте. Мәктәптә укыган чакта күршедә генә булган китапханәнең ишеген ябып тормый идем. Нинди генә мәгълүмат ки­рәк булса да, иң беренче китапка мө­рә­җәгать итәм. Интернет та бар, югыйсә. Тик нигәдер китаптагы сүзләр, киңәш­ләр, мәгълүмат төгәлрәк, тулырак тоела ми­ңа. Үзең эзләп тапкан белем дә кыйммәтлерәк, аны бер дә югалтасы килми.

    Хәзер дә китапханәгә еш киләм мин. Китапларны күргәч, Әбүгалисинәдәй, бер тылсым иленә кергәндәй булам. Никадәр гәҗит, журналлар, матур-матур, бай эчтә­лекле китаплар үзләренә чакырып тора. Китапханәдә эшләүче кыз­лар да үз эшләренең осталары. Мәктәпләр белән берлектә эшлиләр алар. Әле күп­тән түгел генә үткән "Теле барның иле бар" шигырь бәйрәме - моның ачык мисалы. Балаларда китапка мәхәббәтне бергәләп эшләгәндә генә тәрбияләп була хәзерге техника заманында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: