Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәленең иң өлкән мөхтәрәм кешесе

    Яшәгәндә сабырлык бик кирәк дигән, Сабыр кеше зур бәхетләр табар дигән. Юкка-барга ачуланып дөнья бозу, Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.

    Бу язмам авылыбызның иң өлкән кешесе, гомерен хезмәткә багышлаган, хәсрәтнең ачысын күп күргән, инде туксан яшен тутырган, үз сүзе белән әйткәндә, "100 яшьлек" Наилә әби Хәмидуллина турында. Ул 1920 елның матур җәендә крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Урта белем алып, 18 яшендә Кошман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Инде Казанга иститутка керергә җыенып йөргәндә генә өмет- хыяллары җимерелә. Ил өстен кара кайгы баса - сугышбашлана. Йорт тоткасы булган абыйсы сугышка китә. Наилә апаны Иске Тәрбит мәктәбенә күчерәләр, ә инде 1942 елда Сатмыш җидееллык мәктәбенә җибәрәләр. Мәктәпкә утынны урманга барып үзләре әзерләгәннәр, үгез җигеп ташыганнар. "Барысы да фронт өчен!", "Син бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?" дигән лозунг астында эшләдек, дип сөйли ветеран әби. 1950 елда аны туган авылы Мөрәле мәктәбенә укытучы итеп чакыралар. Кайда гына эшләсә дә сайлау комиссиясендә эшләүне дә аңа йөклиләр. Шәхси тормышы да үзенчәлекле аның. 1959 елда Борһан абыйның ятим калган дүрт баласына әни булып килә ул. Дөрес, алдан икеләнеп тора әле. Тик Борһан абый олы баласын да ияртеп килгәч, ризалаша, чөнки бу бала аның укучысы бит, ничек итеп сүзен аяк астына саласың ди?! Балаларны үстереп, укытып, олы тормыш юлына бергәләп озаталар алар. Бишенчегә, үзләренең дә уртак ир балалары дөньяга килә. Наилә апаның абыйсы сугыштан кайта алмый. Борһан абый үлгәнгә дә 20 ел вакыт узган инде. Әле күптән түгел генә Наилә әби якын кешесен - кызы Розаны җир куенына озатты. Соңгы юлга озатырга туганнары, хезмәттәшләре, дуслары - бик күп кеше килгән иде. Барысына да чиксез рәхмәтле ветеран әби. Барысын да хәтерли, исемнәре белән каршы ала, озатып кала. Сабыр шул күпне күргән әби. Газета- журналларга да языла, "Кайбыч таңнары"н да гел укып бара ул, яңалыклар белән дә һәрвакыт хәбәрдар. Фән буенча да, дин буенча да белеме төпле аның. Авылыбызның тере тарихы, хәтер сандыгы ул. Кирәк булганда нык характерлы, каты куллы да була белә. Күп Мактау кәгазьләре һәм медальләре дә аның намуслы хезмәте хакында сөйли. Авылыбызның күрке булып, озак яшә әле, ветеран әби!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: