Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәскәү егете Руслан Моряков Олы Тәрбит авылында яшәүче Вера әбисенең сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклаша

Соравыл авылында әле сугышка кадәр үк Малыгиннарның ишле гаиләсе яшәгән. Гаилә башлыгы Пётр Иванович колхозда тегермәнче булып эшләгән, ә тормыш иптәше Мария Петровна өйдә балалар караган.

Малыгиннар ике ул һәм җиде кыз тәрбияләп үстергән. Кызларының берсе - минем әбием Валентина Морякова.Сугыш чорындагы балачаклары турында миңа әбиемнең олы апасы Вера Драндрова сөйләде. Без аңа, яратып, "Вера әбиебез" дип эндәшәбез. Хәзер аңа 80 яшь, Олы Тәрбит авылында гомер кичерә.

"Сугыш башлану турындагы кайгылы хәбәрне безгә әтиебез җиткерде. 1941 елның июнендә миңа җиде яшь, ә кече сеңлем Нина ике генә айлык иде әле. Ул вакытта гаиләбездә алты бала: 13 һәм 11 яшьлек Лена белән Володя, биш яшьлек Николай, дүрт яшьлек Люба, Нина һәм мин. Әти 1941 елның июлендә фронтка китте. Әни кочак тулы бала белән берүзе калды...

Аңа ничек кыен булуын, ул, мөгаен, үзе генә белгәндер. Абыебыз Николай, балачак хатирәләрен искә төшергәндә, әнинең аның өчен яклаучы да, терәк тә, юатучы да булуын гел әйтә иде. Безгә әни барысын да эшли белә кебек тоела иде... Ул һәр көнне иртәдән кичкә кадәр колхоз кырында суган, чөгендер, кишер чүбе утады. Мин дә әниемнән калмыйм - чүп уташырга барам. Без, балачагалар, качып кына арыш һәм бодай башаклары җыябыз. Ул заманда бер уч бодай өчен төрмәгә ябып куюлары да бик мөмкин иде.

Олы апам, абыем зурлар белән бертигез эшләде: Лена - кладовщик, ә Володя фермада атлар саклый, тирес ташый. Сугыштан соң, Ленаны да, Володяны да "Хезмәт даны" медале белән бүләкләделәр.

Сугыш чорында без ачлы-туклы яшәдек. Язын, җәен төп ризыгыбыз - кычыткан ашы. Аны бер казан кайнар суга бер чиләк кычыткан, көрпә салып пешерәбез. Көрпәне сөткә алыштыралар иде.

Авылдагы төп хезмәт көче - хатын-кызлар, балалар, картлар. Бераздан сугышка яраксыз дип табылган авыр хәлле яралы фронтовиклар кайта башлады. Колхоз рәисе тегермәнгә башка кешене ала. Ул хатыны белән тегермәндә яши башлый. Әнинең хәле авырлаша - яңа "хуҗалар" аны һаман кысрыклый, колхоз рәисеннән әнине балалары белән "аларның" өйләреннән чыгаруын таләп итәләр. Әни, түзми, бу хакта фронтка иренә хат язып сала. Соңрак, авылга әти хезмәт иткән часть командирыннан рәсми хат килеп төшә. Колхоз рәисенә адресланган ул хатта командир фронтовик гаиләсен өеннән куып чыгарырга рөхсәт итми. Без, ниһаять, иркен сулап куйдык: үз йортыбызда калдык бит.

Миңа мәктәпкә барырга вакыт җитте, ә өстемә кияргә аяк киеме дә, җылы киемнәрем дә юк... Апам белән абыем сугыш вакытында шулай да дүрт сыйныф булса да белем алды.

Сугыш вакытында авылларга эвакуацияләнгән гаиләләрне җибәрделәр. Безнең авылда да Белоруссиядән, Ленинградтан эвакуацияләнеп кайткан балалы хатыннар яши иде. Польшадан да бер гаилә бар. Ашарларына ризыклары, өсләренә киемнәре дә юк. Җирле хакимият бу гаиләләрне үзләре дә көч-хәл белән җан асраган гаиләләргә урнаштырды.Үзе ач булса да, авыл халкы аларны ташламады, бары-югы уртак булды. Безнең әни дә аларга сөт алып барды. Бу гаиләләрнең берсе белән дуслашып киттек. Сугыш вакытында халык бердәм булды, булдыра алганча бер-берсенә ярдәм күрсәтергә тырышты.

Сугыш барса да, балачак үзенекен итә: безнең дә рәхәтләнеп уйныйсы килә. Уенчыкларыбыз юк. Кызлар чүпрәктән курчаклар тегә, аларны үзләре ясаган бишекләрдә тибрәтәләр.

Җәен яр буеннан бака кабырчыклары, матур ташлар, болыннан чәчәкләр җыябыз. Яшереп кенә ташыган такталардан шалаш ясыйбыз. Комнан курчакларга "коймак", ромашка таҗыннан "токмачлы аш" пешерәбез. Малайлар, әлбәттә, сугышлы уйный. Николай абый белән елга аша чыгып, Мәлки авылына бара идек. Яр буенда учак ягып, бәрәңге, оннан ботка пешерәбез, кайвакыт сало кисәкләрен таякка тыгып, утта кыздырып ашыйбыз. Пасха - безнең өчен иң зур бәйрәм, ә иң көтеп алынган бүләк - кызылга буялган йомырка.

... Төннәрен авыл өстеннән самолетлар очып узганда бик куркыныч була - аларның гүләгән тавышлары төн йокыларыбызны качыра. Көндез алай ук курыкмыйбыз, шулай да болында кычыткан җыйганда безнең самолетлар түбәнрәк очса, үләннәр арасына кереп качабыз. Ә берсендә, кычытканлыкта качып утырганда, самолет кабинасының тәрәзәсеннән очучыларны күрдек. Алар да, качып утыруыбызны күзәтә, үзләре безгә карап елмая.

Әтидән хатлар сирәк килә, кайчак айлар буена бер хәбәре дә булмый. Фронт яңалыкларын без алар язган хатлардан тыш, район газетасыннан белеп тора идек. Колхоз рәисе һәм бригадирлар, район үзәгеннән авылга газеталар алып кайталар, ишеткән яңалыкларын безгә дә кайтып сөйлиләр. Авылда радио юк иде.

Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне безгә Лена апабыз җиткерде. Иртән эшкә чыгып китәргә дә өлгермәде, "Җиңү! Җиңү!" - дип шатланып кайтып керде. Ул көнне берәү дә эшкә бармады. Авыл халкының ул чактагы шатлыгын сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Әти 1945 елның декабрендә генә кайтты. Сугыштан соң демобилизация берничә ай дәвам иткән. Җиңү яулаганнан сон, аларның частьләрен Литвага җибәргәннәр. Хатында төзелеш объектларында эшләтүләре турында язды. Тора-бара хатлары килүдән туктады. Тегермәнче хатыны белән бездән көлә: «Ул инде кайтмас, башкага өйләнгәндер». Ә без көннәрдән беркөнне әтиебезнең исән-сау кайтып керәчәгенә ышанып, өметләнеп яшәдек.

Декабрьнең салкын бер киче. Барыбыз да өйдә: әни хуҗалык эшләре белән мәшгуль, мин тәрәзә янындагы эскәмиягә утырып, җитеннән йон (сабакларын суда юешләтеп, киптереп, изеп ваклыйлар. Ул йон кебек йомшаргач, җеп эрләп тукыма тукыйлар) эрли идем. Шул чак ишек ачылып китте - суык томан белән өйгә (ни өчендер аркасы белән - шулай исемдә калган) әти килеп керде... Барыбызда урыныннан сикереп тордык та, әтинең кочагына чумдык. Үзебез көләбез, елыйбыз... Табын кордык, өстәлгә бәрәңге, ипи, кыскасы, нәрсәбез бар, шуны тезеп куйдык.

Әти кайткан көнне әнинең Турминский авылында яшәүче әтисе, безнең бабабыз Пётр Богатинов үлеп китте. Ачлы-туклы яшәп бик хәлсезләнгән иде ул. Икенче көнне әти-әни бабайны соңгы юлга озатырга китте.

Әти кайтып өч көн узганнан соң, өйгә колхоз рәисе килде. Ул вакытта сугыштан кайткан солдатларга бер ай ял тиеш иде. Әмма әти икенче көнне үк үзе эшләгән тегермәнгә эшкә чыкты. Аны алыштырган тегермәнче Мәлкигә китте.

1946 нчы елда без мәктәптә укый башладык. Укытучы Евсей Романович үзе, өйдән-өйгә йөреп, балаларны укырга чакырып йөрде. Безнең гаиләдән Николай, Люба һәм мин беренче сыйныфта укый башладык..."

Дәһшәтле сугыш елларында өлкәннәр белән бертигез сынаулар кичергән үсмерләр балачакларын батырлыкка тиңләми. Тыйнак буын вәкилләре алар. Сугыштан соң да намус белән эшләгәннәр, әле хәзер дә безне тормыш, икмәк кадерен белергә өйрәтәләр. Вера әбием яшьлегендә колхозда, ә 1956 елдан Турминский авылындагы участок сырхауханәсенең бала табу бүлегендә санитарка булып эшли. Утыз ел дәвамында шунда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты ул. Әбием турында гел яхшы фикерләр генә ишетергә туры килә. Мин аның белән чиксез горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәү егете Руслан Моряков Олы Тәрбит авылында яшәүче Вера әбисенең сугыш елларындагы хатирәләре бе...