Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Әнием белән горурланам

    Әнине сайлап алмыйлар, Сайларга булса иде. Бер уйламый сайлар идем, Әнием, җаным, сине. Әни! Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә бу сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә. Мин дә әниемә бу сүзне һәрчак яратып әйтәм, чөнки мин әниемне яратам.

    Минем әнием - Ләйсән Рәфыйк кызы. Кошман авылында яши һәм "Садриев" КФХда хисапчы булып эшли. Ул бик тә акыллы, һәр кешегә дә ягымлы, эш сөю­чән, олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле.

    Әнием мине бик ярата, һәрчак ярдәм итә, акыллы, төпле киңәшләрен бирә. Ул мине генә түгел, әтиемне дә, дәү әниемне дә яратып, олылап яши. Әниемне эшендә дә ихтирам итәләр.

    Кешегә һәрвакыт әни кирәк. Аның җылы сүзе, иркәләве, акыллы киңәшләре шулкадәр шатлыклы була, хәтта авыр вакытларда ул синең күңелеңне күрә һәм аңлый белә. Әниемнең шушы матур сыйфатларын мин дә үземдә булдырырга тырышам. Рәхмәт сиңа, әнием, мең-мең рәхмәт, мине тәрбияләп үстерүең өчен генә түгел, ә Ана дигән бөек исемгә лаек булып, аны саклый белгәнең өчен. Мин дөньядагы һәрбер баланың "Әни!"- диеп әйтә алуын телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: