Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсак авылында яшәүче Гөлсинә апа һәм Хәлим абый Гатиятуллиннар тормышыннан бер хикмәт

    Гаиләдәге игелек, олы хисләр вакыт хөкеменә бирешми. Шатлыгын да, кайгысын да гаиләсе белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Бер-береңне аңлап яшәгәндә генә хис-кичерешләр шатлыкта канатлы итә, авыр чагында сынмас-сыгылмаслык көч бирә.

    Мин үзем яшәгән Олы Урсак авылының хезмәт сөючән, сокланырлык гомер юлы узган кешеләре турында язарга яратам. Бу язмам 60 еллык гомер юлын матур итеп узган Гөлсинә апа һәм Хәлим абый Гатиятуллиннар турында. Гомер тарихларына күз салып, тәфсилләп язарга утырсаң, үткәннәрне бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Аларның тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган. Балачак еллары авыр колхозлашу чорына, хезмәт юллары сугыштан соңгы илне торгызу дәверенә туры килгән әлеге пар - авылыбызның үрнәк, абруйлы гаиләләренең берсе.
    Хәлим абый 1931 елның авгус­тында Олы Урсак авылында дөнья­га килә. Аны ятим итеп, ике яшьлек чагында әтисе Габделхак үлеп китә. Әнисе Кайнәтне күрше авылга кияүгә димлиләр. Әллә артык кашык булмасын дипме, нәни Хәлимне әбисе белән бабасы үзләренә тәрбиягә ала. Аның балачагы шунда үтә. Башка бик күп яшьтәшләре кебек, ул да шул чорның бөтен авырлыгын, михнәтләрен күреп үсә. Җиде класс белем алганнан соң, Яшел Үзән шәһәренә китеп, ФЗӨ гә укырга керә. Бер ел "Металлист" заводында эшләп алганнан соң, 1952 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм иптәшләре белән Карелиягә урман кисәргә китә. Хәлим абый 1954 елда яңадан авылга кайта, аны монда бригадир итеп куялар, һәм, лаеклы ялга чыкканчы, ул гомерен шушы хезмәткә багышлый.
    - Кешегә каты бәрелмәдем, саран булмадым, шуңа күрә халык та яратты үземне. Әле пенсиягә чык­кач та, өч-дүрт ел эшләдем, - дип искә ала Хәлим абый ул чакларны. Күпьеллык намуслы хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли. Рәхмәт хатлары, социалистик ярыш җиңүчесе, фидакарь хезмәт өчен медальләре шул турыда сөйли. Күп еллар партия сафларында торган, авыл Советы депутаты булган, хәзерге вакытта хезмәт һәм тыл ветераны Хәлим абый. Чын мәгънәсендә мактаулы хезмәт юлы узган кеше.
    Шушы ук авылда 1934 елның ноябрь аенда Хәлим аганың булачак тормыш иптәше Гөлсинә апа да дөньяга килә. Әтисе Батыршага фин сугышында, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. Әти-әниле тигез гаиләдә үссә дә, Гөлсинә апага да шул чорның михнәтләрен күп күрергә туры килә. Шушы авылда җиде класс белем алганнан соң, аңа башкача уку мөмкинлеге булмый, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Яшь кенә кыз балага урман кисү эшендә дә катнашырга туры килә, аягына күтәрмәле чабаталар киеп, кырдан башак җыйганнарын көрсенеп, уфтанып искә ала Гөлсинә апа. Ул 1952 елдан фермада таналар карый, ә 1954 елда дунгыз фермасына эшкә килә.
    Никадәр авыр еллар булса да, яшьлек үзенекен итә. Хәлим абый белән Гөлсинә апа да бер-берсенә күз атып, танышып, 1955 елның көзендә гаилә учагын тергезеп җибәрәләр, 1956 елның гыйнварында законлы рәвештә язылышалар. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Бер кыз, өч ир балага гомер бүләк итә алар. Гөлсинә апа да, Хәлим абый кебек үк, лаеклы ялга чыкканчы, дунгыз фермасында эшли, бар гомере шушы хезмәттә үтә.
    - Хәзер фермаларда хезмәт җиңел, без эшләгәндә күп эш кул белән башкарыла иде. Тегермәннән атларга төяп, авыр капчык­лар белән фуражын да үзебез ташыдык, дунгызлар балалаган чагында көннәр буе шул фермадан кайтып кермәдек. Хәзер уйлыйм да, исем китә - ничек түзгән, ничек өлгергән, - дип үткәннәрне искә алып сөйли Гөлсинә апа. Намуслы, озын хезмәт юлы бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бәяләнә.
    Балалары да яшьтән хезмәт сөючән булып, кул арасына кереп үсәләр. Зур итеп йорт җиткерәләр, күп итеп мал-туар асрыйлар. Шулай тормыш мәшәкатьләренә уралып, эш, балалар дип, гомер дигәнең әкрен генә үз юлы белән тәгәри дә тәгәри. Туган нигездә канат ныгытып, бер-бер артлы Гөлсинә апа белән Хәлим абыйның да балалары олы тормыш юлына аяк басалар. Ике улы Мәскәүгә китеп урнаша. Дүрт баласы да гаилә корып, оныклар белән сөендерәләр.
    Тик тормыш дигәнең, шатлык-сөенечләрдән генә тормый шул, аның кырыс, хәсрәтле мәлләре дә була. Язмамның геройлары Гөлсинә апа белән Хәлим абыйны да урап узмаган ул ачы кайгы дигәне - гомерләренең чәчәк кебек чагында ике улын җир куенына иңдерә ата белән ана. Гомерлек хәсрәт утларына салып, 34 яшендә уллары Марат, 51 яшендә олы уллары Кәрим йөрәк өянәгеннән вафат була. Иңнәренә ишелеп төшкән шушы хәсрәтне дә бер-берсенә терәк булып, сабыр гына күтәрергә үзләрендә көч таба алар.
    Бүгенгесе көндә Гөлсинә апа белән Хәлим абый җиде онык, алты оныкчыкның кадерле дәү әнисе белән дәү әтисе. Казан шәһәрендә эшләп йөрүче уллары Айрат, кызлары Җәмилә, кияү-киленнәре туган нигезгә эзне суытмый, гел кайтып ярдәмләшеп торалар.

    Һәрвакыт шулай бер-берегезгә терәк, балаларыгызга кирәк булып, алтмыш ел элек кабызган гаилә учагыгызны сүндермичә, әле бик озак еллар иңне-иңгә куеп яшәргә насыйп булсын сезгә, Гөлсинә апа һәм Хәлим абый!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: