Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Олы Урсактан Фәүзия һәм Фоат Сафиуллиннар тормышның ачы җилләрен ничек узган?

Тирә-юнебездә сокланырлык, үрнәк булырлык гомер юлы үткән кешеләр бик күп. Олы Урсак авылында да тырыш, хезмәт сөючән гаиләләр бар. Шуларның берсе - Фәүзия һәм Фоат Сафиуллиннар гаиләсе.

Бар җиһанга аклык, сафлык иңгән мәлдә бер - берсенә таяныч, терәк булып парлап гомер итүләренә 55 ел тулып киткән. Әйтәcе генә ансат. Шушы еллар эчендә тормышның күпме текә борылышларын үтәргә, ачы җилләреннән сыгылмыйча, шатлык-кайгыларны кичәргә туры килгән аларга.

Тормыш сикәлтәле, карасы да

Аклары да булды җитәрлек...

Көчен бирде, акыл ташламады

Матур итеп гомер итәрлек!

Бу шигырь юллары язмамның геройларына туры килеп тора.

- Сизелмичә үтте дә китте бу гомер. Яңадан кавышырга насыйп булса, янә бер-беребезне сайлаган булыр идек, - диләр алар беравыздан.

Аларның яшьлек еллары сугыш китергән авыр чорга туры килгән. Тырыш хезмәтләре белән автоном Татарстан үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. 1936 елның ямьле җәй аенда Олы Урсак авылында икенче бала булып дөньяга килә Фәүзия апа. Башка бик күп чордашлары кебек, Фәүзия апаның да балачагын сугыш урлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, әтисе Кәрибулланы фронтка озаталар һәм ул шул китүдән әйләнеп кайта алмый. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән әнисе Зифа апа тол кала. Шул чорның ачысын- төчесен күп күрергә туры килә Фәүзия апага. Ачлык-ялангачлык үзәккә үтә. Олылар белән берәттән 15 яшьлек үсмер кыз ике кыш Ослан урманнарында урман кисә.

Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң, 1954 елны сыер савучы булып фермага эшкә китә. Тырыш кыз гел алдынгылар рәтендә була. Шушы авылда туып-үскән Фоат абый да фермада ат җигеп эшли. Егет тырыш, уңган Фәүзиягә күз сала, аңа гел ярдәм иткәләп йөри һәм ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. Эшне озакка сузмыйча, 1959 елның көзендә ике йөрәк кавыша. Фоат абыйлар йортына килен төшә. Өйдә каенана, каената, кияүгә китмәгән ике кыз була. Яшьләр җиң сызгынып, тырышып, тату гына гомер итә башлый. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре: ике кыз, бер малай дөньяга килә.

1970 ел... Тормыш акрын гына үз көенә тәгәри. Фәүзия апа бригадта хезмәт куя. Фоат абый дуңгыз фермасында эшли. Яңа өй җиткерергә тотыналар. Тик шушы вакытта аларның ишеген бәхетсезлек кага. Кылны кырыкка ярырдай чак - яңа нигез күтәрәләр, фермада да эшнең тыгыз чагы. Фоат абый ике арада чаба. Тиз генә эшемне бетереп кайтыйм, дип киткән җирдән, фермадан азык тараткычта уң кулын өздерә. Бер мизгелгә икесе өчен дә тормыш туктаган кебек була. Фоат абыйның бөтен тормышы күз алдыннан үтә. Озын-озак сырхауханә юллары, сызланулар... Күз алдына берсеннән-берсе кечкенә өч баласы, карт әти-әнисе, эшләнеп бетмәгән йорты килеп баса Фоат абыйның. «Нишләргә?» - дигән сорау күңеленә тынгылык бирми. Тик шул чагында батыр йөрәкле Фәүзиясе аның иңнәренә гүя канатлар куя.

- Кайгырма, иң мөһиме үзең исән, бергә-бергә бу авырлыкны да җиңәрбез, - ди ул.

Һәм, 1973 елны икесенә группа алып, дуңгыз фермасында бергә эшли башлыйлар. Фоат абыйга сыңар кул белән сәнәк, көрәк тотып эшләргә өйрәнергә туры килә. Капчыгын да күтәрә, атын да җигә. Янында гел ярдәмчесе, рухландырып торучысы, уң кулы Фәүзиясе була. Көн үтсенгә түгел, булсын дип тырышып хезмәт куя алар.

- Дуңгызлар каплаткан вакытта ярты төндә генә өйгә кайтып керә идек, - ди Фәүзия апа. Өйләрендә дә гомер буе күп итеп терлек-туар асрадылар.

Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә

Чын күңелдән "рәхмәт" - дисәләр.

Вөҗданың пакъ, намусың саф булып,

Хезмәтеңә башын исәләр.

Әйе, Хөкүмәтебез дә зурлый, хөрмәтли Сафиуллиннарның намуслы хезмәтен. Бик күп рәхмәт хатлары , Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр шул хакта сөйли. Бер генә семинар, алдынгылар слеты да алардан башка узмый. Лаеклы ялга чыккач та, Фоат абый эшен ташламый, 70 яшенә кадәр шушы фермада хезмәт куя. Икесе дә хезмәт ветераны. Фәүзия апаның 38 ел, ә Фоат абыйның 51 ел хезмәт стажы бар.

Фәүзия апа 35 ел каенана, 38 ел каенатасы белән тату гомер кичерде. Аларны һәм үз әнисен тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Үзләренә охшап өч баласы да тәрбияле, эш сөючән булып үсте. Алар, бер- бер артлы туган нигезләрен калдырып, мөстәкыйль тормыш корды. Бүгенге көндә 1961 елгы кызлары Фирания Уфа шәһәрендә яши. Югары белемле, заводта өлкән бухалтер булып эшли. Нуранияләре Мәскәүдә кафеда - пешекче, төпчек уллары Марат Казан шәһәрендә гомер итә. 5 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Балалары, кияү- киленнәре туган нигезгә кайтып, ярдәмләшеп яши.

Бүгенгесе көндә Фәүзия апа белән Фоат абый бер-берсенә таяныч, терәк булып, балалар, оныклар игелеген күреп, иркен, матур йортта, мул тормышта сөекле әти-әни, яраткан дәү әни, дәү әти булып гомер кичерә. Алар бик тә кунакчыл, ачык күңелле кешеләр, ишекләре һәркемгә ачык.

- Тормышлар яхшы, пенсияләребез дә әйбәт, сугыш афәтләре күрергә язмасын, илләр имин булсын. Гүзәл Татарстанда яшибез! - ди алар.

Сугыш чорында яшәгән, шул чорның ачысын-төчесен кичергән өлкән буынның иң зур теләге шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсактан Фәүзия һәм Фоат Сафиуллиннар тормышның ачы җилләрен ничек узган?^

2
X