Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Раилә Хәялиевадан бер бишек тарихы

Кызыбыз туар көннәр якынлаша. Әни булырга җыенам. Өйдә һәркемнең үз эше, бәби кайтачак йортта әзерлек эшләре бара.

- Балалар, без бишек юллап йөрибез, - диде әти.

- Бишек эләбез! - диде әни.

- Бишек?!

Нәнием белән хастахә­нәдән кайтканда бүлмә­без түрендә чыбылдыклы бишек тибрәлә иде. Дәү әни кулымнан баламны алып, бәхет, шәфкать теләп бишеккә салды. Әллә көн кызуыннан, әл­лә өйгә кайту шатлыгыннан иреннәрен җыерып еларга җыенган кызым, бишекне ике-өч "сикертү­гә" мыс-мыс килеп йоклап китте. Өйдә бишек бар. Бала бишектә үсә. Рә­хәт­кә тиендек. Чыннан да шулай!

Бала көткәндә яшь әти-әни бала кирәк-яраклары сатыла торган кибетләрне бер генә урамыйдыр. Бүген кибетләрдә нәрсә телисең шул бар кебек. Тибрәлә торган нәни караватлар, җырлый торган бала арбалары... Тик җан теләгәнне генә табу авыр. Бала өчен файдалы да, уңайлы да булган һәряктан җитеш җиһазлар, җай­ланмалар аласы килә шул. Бу заманда балалар дөньясы өчен медицина да, сәүдә өлкәсе дә бар көченә "тырыша". Нәр­сәләр генә тәкъ­дим ителми! Ләкин булган тәҗ­рибәм белән шуны әйтә алам хәзер: әби-бабайлардан калган киңәш-табышны берни дә алыштыра алмый икән! Бишеген дә белеп кулланганнар алар, үләнен, мунчасын да...

...Шулай итеп, бездә бала сөйгән көннәр бишек көенә тибрәлә-тибрәлә, бер-бер артлы уза торды. Сабый бишектә биш-алты айга кадәр үсә, диләр. Ай-һай, кемдә бар икән хәзер андый бала?! Бу заманның балалары да үтә дә үҗәт, хәрәкәтчән, бик актив бит аның. Менә безнең нә­ни бишек хуҗасы да, өч ай булуга бишектән ярты гәүдәсе белән чыгарга омтыла башлады. Димәк, сабыйның үзен генә бишек­тә калдыру куркыныч ди­гән сүз иде инде бу. Бишекне тизрәк караватка алмаштырырга кирәк...

Ә бишек тибрәтүе шундый рәхәт иде! Аның үзе­нең бер тылсымы, могҗизасы бар. Бишек эчендә күзләрен беленер-белен­мәс кенә йомып нәнием йоклый, күңелгә әллә кайдан гына бишек җырлары килә, өйдә аерым бер рә­хәтлек, җан җылысы хө­кем сөрә...

Балабыз тәүге көннәрен бишектә уздырып, бишек йокысын татып калуына сөенә-сөенә, бишекне хужасына - Иске Тәрбит авы­лында яшәүче һәм шул ук авылда фельдшер булып эшләүче Галина апа Медовага кире кайтарырга киттек. Чөнки, әле күптән түгел генә, Галя апаның да оныгы туган. Бишекне яңа хуҗа көтә!

Килгән-килгән, бишекнең тарихын белми кайтып китеп булмый бит инде. Галя апа үзе дә балаларны бишектә үстерү яклы икән.

- Элек-электән, безнең Иске Тәрбит якларында шундый гадәт булган, бала туган йортка бишек элгәннәр, - дип сөйләп кит­те ул. - Бишек - урманда үскән юкә агачы кабыгыннан ясала. Шунлыктан, ул баланың сулыш юлларына да уңай тәэсир ясый, экологик яктан да чиста. Бала бишектә рәхәтләнеп җылынып йоклый, мәшәкать тудырмый. Елап уянса да, әнисе ашатып ала да, тагы тибрәтеп җибәрә. Бишектә үскән бала бәхетле һәм сәламәт була. Мин моны үземнекеләрдән чы­гып әйтә алам. Бишек, мунча яшь балага тиз генә дәү үсәргә менә ди­гән дәва! Безнең авылда 2012 елда бер бала да тумаган иде, 2013тә алты бала дөньяга килде, шу­ның берсе - Софья исем­леcе - әтисенең әти­се үскән бишектә йоклый. Авылда игезәкләр тугач, бер йортка ике бишек аскан вакытлар да булды безнең. Ә бу бишекне минем олы балам тугач, 1984 елда күршем ясап бүләк иткән иде. Өч балам да шушы бишектә үс­те. Танышлар сорагач, аларга да биреп тора идек. Кайвакыт бу бишекне, элекке тормышны сәх­нә­ләштергәндә дә кулланабыз.

- Димәк, сезнең онык бишекнең ничәнче хуҗасы була инде, Галя апа?!

- Сезнең кыз - сигезенче, минем онык - тугызынчы!

Менә шундый бишек ул! Бәхеткә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раилә Хәялиевадан бер бишек тарихы