Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салтыйган авылы истәлекләре

    Салтыйган авылында Җә­мигъ мәчете 1861 елда рөхсәтсез төзелә. Төзелешкә Диния Нәза­рә­те 1888 елның 28 ию­лендә рөхсәт бирсә дә, Хөкүмәт каршы килгән. Бары тик Хәялетдин Мусин, Сәлахетдин Нәҗметдиновлар тырышлыгы бе­лән 1900 елда, Гыймран Гыйльманов тык­шы­нуы сәбәпле, 1905 ел­ның 27 декабрендә "Приговор" оештырыла. Ульянково волосте старшинасы Федор Калашников та анда катнаша. Мәчетне...

    Салтыйган авылында Җә­мигъ мәчете 1861 елда рөхсәтсез төзелә.

    Төзелешкә Диния Нәза­рә­те 1888 елның 28 ию­лендә рөхсәт бирсә дә, Хөкүмәт каршы килгән. Бары тик Хәялетдин Мусин, Сәлахетдин Нәҗметдиновлар тырышлыгы бе­лән 1900 елда, Гыймран Гыйльманов тык­шы­нуы сәбәпле, 1905 ел­ның 27 декабрендә "Приговор" оештырыла. Ульянково волосте старшинасы Федор Калашников та анда катнаша. Мәчетне мәхәлләгә (398 ир, 330 хатын-кыз) бирү сорала һәм гыйбадәт кылуга рөх­сәт таләп ителә.

    Приговорның дөреслеге­нә Ульянково волосте старшинасы ярдәмчесе Федор Калашников имзасын һәм волость мөһерен куйган.

    Мәчетнең ныклыгын губернаның төзелешләр бү­­леге инженеры 1906 елның 20 маенда тикшереп китә һәм ... "в полне пригодным для богослужения в нем" - дип җитәк­челеккә язып бирә. 1906 елның 10 июлендә мәчет ачарга һәм мәхәллә тө­зергә Указ чыга. Шулай итеп, 45 елдан соң гына мәчеттә гыйбадәт кылу губерна тарафыннан рөх­сәт ителә.

    Бу приговорга кадәр дә үтенеч күп булган. Шуларга тукталыйк әле.

    1903 елның 2 июнь көне белән имзалап Татар Наратлы мулласы Ногман Монасыйпов Оренбург Магомитонский Духовный собраниесенә, алар хатына җавап итеп, Сал­тый­ган авылында 203 ир 156 хатын-кыз яшәгәнлеген хә­бәр итә.

    1903 елның 13 ноябрен­дә Зөя өязенең 2 нче приставы мәчет төзү өчен урын карарга килә. Әмма инде 15 ел элек үк мәчет төзелгәне ачыклана. Хикмәтулла Төхвәтуллин, Садыйк Хөс­нетдинов, Вәлиулла Әюпов, Сибгатулла Төх­вәтуллин, авыл старостасы Хисаметдин Самитов җавапка тартыла. Рөх­сәт­сез төзелгән мәчет хуҗасын табып халык, Хө­кү­мәт аны гаепләргә ти­еш, дип тикшерү катгый ку­ела, ләкин исемлеккә кертелгәннәрнең берсенең дә мәчет төзүдә катнашмаганлыгы ачыклана.

    Әмма полицейский ида­рә­се 1889 елда Казан округ суды тарафыннан Вә­лиулла Ибраһимов эш­ләт­кән мәчет га­мәлгә кертелмәгәнлеген, 1900 ел­ның 21 февралендә мә­чет ишекләренең мөһер­ләп ябылганлыгын, гаепле Вәлиулла Ибраһимовны 1073 маддә нигезен­дә, нигәдер, хөкемгә тартылмаганлыгын документлар арасыннан актарып чыгара. Янә дә тагын бер сә­бәп - 35 йорт хуҗасы чукындырылганнар исә­бен­дә, 39 гына мөселман бу­лып саналганлыктан, өяз идарәсенең 1904 ел­ның 26 маенда 1702нче Указы нигезен­дә мәчет тө­зү, яңа мәхәллә оештыру Салтыйган авылы халкына рөхсәт ителми. Хик­мә­тулла Төх­вәтуллин, авыл ста­рос­тасы Хисаметдин Самитов Указны кул куеп ала һәм халыкка хә­бәр итәргә ризалык би­рә.

    1904 елның 20 июнендә халык кабат җыелып, при­говор үткәрә һәм Казан Хрестиондин Консисториясенең каршы килүе билгеләнә. Казан губерна идарәсенә алар үз фикерләрен җиткерәләр. Ан­да түбәндәге сүзләр бар:

    "На отношение, от 4 мар­та 1904 года за №809, Ду­ховная Консистория имеет честь увидомить Губернское Правление, что устройство новой Соборной мечети в деревне Салтыгановой, где вместе с моголитанами живут и старо-крещенные татары, является крайне нежелательным, так как сооружение здесь мечети, как и вообще в селениях, где вместе с татарами-магометанами живут татары-христиане, - не толь­ко составило одно из самых сильных препятствий для успехов православной миссии, но и усилить в старо-крещенных татарах, склонных к отпадению, охлаждение к христианству. Четыре подписи".

    1905 елның 25 апрель кө­нендә Казан губерна идарәсенә Салтыйган авылы халкы исеменнән Гыймран Гыйльманов ха­ты җиткерелә. Анда Хө­күмәт телиме, теләмиме, халык мәчеткә киләчәк һәм гыйбадәт кылачак, дигән сүзләр языла. Алар 27 апрельдә "рөхсәт ителми", дигән справка бирә.

    Бу авылның инсафлы бер кешесен искә алу кирәктер, дип уйлыйм. Хәер, алар күп булган, ләкин Бикмуллин Ярулла ае­рым урын алып тора. Ульянково волосте әгъзасы Салтыйган авылында туган, гаиләсендә алты кеше булган. 1873 елда крестьян гаиләсендә дө­ньяга килгән ул. Аның анкетасыннан күренгәнчә, (НАР.ФР.5852 оп.5Л.д.56) аклар, кызыллар сугышында катнашкан. Ульянково волостен­дә 1923 ел­ның 19 ию­лен­нән рәис хезмәтен башкара башлый. Дин эшләрендә Хө­кү­мәт даими рәвештә аны бетерү сәясәте иңдер­гән­дә (1923-1930) дә аңа шул хезмәтендә калырга туры килә. Мөселманлыкка турылыклы кешеләргә 1925-1927 елларда мә­четне бирсә­ләр дә, анда Бикмуллин Ярулланың имзалары куелса да, төп Хөкүмәт сәясәте татарларның дингә бирелүенә каршы төшкән.

    Мәчет төзүгә каршылыклы язмалар да булган. Шуларның берсенә күз салыйк. "В Казанское Губернское Правление Оренбургского Магометонского Духовного Cоб­рания

    Рапорт

    ... Что по мнению Д.С. разрешение постройки новой соборной мечети в деревне Салтыганово представляется необходимым, за неимением в названной деревне мечети.

    26 января 1903 года № 4339. Член Фахрутдин Терегулов, Б.Мутин".

    Ләкин Зөя өязе полиция идарәсе өяз идарәсенә: "Приговор дөрес түгел, язылган 55 гаилә, ә дөреслектә 52", - дип рапорт бирә. "Анда керәшеннәр дә бар. Төзергә ярамый". Яңадан 52 гаиләдәге йорттан 42 ир исеменнән приговор 1903 елның 20 маенда төзелә. Наданнар өчен Хикмәтулла Төхвәтуллин, Ибраһим Мөхәмәдиев, Зарифулла Вәлиуллин кулларын куялар. Ләкин тагын түрәләр каршылык күрсәтәләр. Элек "Татар Наратлы" авылы мәхәллә­сенә кергәнсез, аларның ир затлары исемлеген дә бирегез", - диелә. Анысы да үтәлә. Анда 65 гаиләдә 206 ир яшәгән исемлек бирелә.

    Ульянково волосте старшинасы Сергеев имзасы белән Салтыйганда "55 татар гаиләсендә 209 ир кеше яшәгән" исемлек кабат бирелә.

    "В Казанское Губернское Правление.

    На отношение, от 4 марта сего года за № 809, Духовная Конеистория иметь честь уведомить Губернское Правление, что устройство новой соборной мечети в деревне Салтыганово, где живут и старо-крещенные татары, является крайне". Чөнки 1744-1762 елларда чукындырылган халыкның бер өлеше яңадан мөселманлыкка кайтудан куркып, рөхсәт булмаган.

    Әлбәттә, мәчет анысы 45 ел буе гыйбәдәтсез тормаган. Яшертен генә булса да, бәйрәм вакытларында 18 чакрым ераклыкта урнашкан Татар Наратлысыннан указлы мулла ХIХ гасыр ахрында килгәләп йөргән. Метрика китабы төгәл рәвеш­тә тәртиптә торган. Инде мәхәллә төзергә рөхсәт булгач, Ногман Монасыйп улы Индюковның 37 яшь­лек улы Батыр Гәрәй чакырыла. Югарыда күрсә­тел­гән исемлекне яңача теркәп "Приговор" әзер­ләнә. Авыл старостасы Хисаметдин Самитов, волость старшинасы Сергеев кулларын, печать куялар.

    Батыр Гәрәй (03.07.1869) дүрт класслы Казан училищесын 27.04.1894 ел­да тәмамлый. Казан шә­һә­ренең дүртенче таш мә­чет указлы мулласы Ибраһим Закир улы Халитов Батыр Гәрәйнең аңарда укып ислам динен үзләштерүе турында яз­ма рәвешендә фатихасын 1901 елның 5 мартында тапшыра.

    Зөя полиция идарәсенә Батыр Гәрәйгә Оренбург Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән таныклыкның 1902 ел 10 июнь кө­нен­дә Казанда булган янгында юкка чыгуы турында Зөя өязе приставына гариза бирә.

    Туган таныклыгы (03.07.1869 ел) Әҗәле волосте Татар Наратлысы указлы мулласы Ногман Монасыйп улы Индюков тарафыннан аның улы Батыр Гә­рәйнең шул ук авылдан булуын язып бирелә.

    Казан губерна идарәсенә бирелү өчен Зөя өязе Әҗә­ле волосте тарафыннан Батыр Гәрәйнең 1903 елның икенче яртыеллыгыннан Ульянково волосте "Салтыйган" авылына күчерелүе, 1890 елдан хәрби вазифасыннан кот­ка­ры­луы турында аңа удостоверение бирелә. Инде бөтен шушы документлар теркәлгәч, 1906 елда ноябрьнең 2 нче көнендә Салтыйган авылы крестьян һәм мулласы булып Батыр Гәрәй Индюков император Николай Александрович исеменә "Ямиян вәгъдәсе" (Клятвенное обещание) бирә. Бу тантанада Кече Шырдан авылы мулласы Нургали Алкин (чыгышы Иске Чәчкаб авылыннан) һәм Ульянково волостеннан Ф. Калашников катнаша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: