Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Әтиебезне сугыш ачлыгыннан Минәчтин бабай хатынының икмәге коткарган

    Кояшлы, язгы матур көн. Дөньяга тупырдап торган сау-сәламәт бер бала дөньяга килә. Әмма олыларның гына йөзләрендә сагыш, ниндидер борчу. Илдә сугыш бара. Язгы кояш әкрен-әкрен баланың битләренә, күзләренә кагыла. Ул үзенең җылысы белән әз генә булса да аны җылытырга омтыла. Баланың әнисе дә, баласын кулына алып: «Тиздән әтиең дә кайтып...

    Шулай көннәр, атналар, айлар уза. Матур, якты көннәрне караңгылатып өчпочмаклы хат килеп төшә. Лотфулла Тимершин хәбәрсез югалды, ди­гән кыска язу була ан­да. Әни кеше, балаларын кочаклап елый-елый, бу хәбәргә ышанмыйча, ирен көтә. Хәбәрсез югалган бер ул гына түгел бит, кул-аякларын югалтып, күпмедер вакыт узгач кайткан кешеләр бар авылда. Кайтыр, ул да кайтыр, Алла боерса.

    Ана иртәдән кичкә кадәр басуда эшли. Күкрәк баласы да үзе белән. Өйдә әле аны тагын балалары көтә. Бер көнне кырдан кайтканда ул кул арбасына сукмак тирәләреннән җыйган чи­рәм, алабута, чүп үлән­нә­рен төяп авылга килеп керә. Көтмәгәндә каршысына типсә тимер өзәрдәй, ниндидер сә­бәп­ләр белән сугышка бармый калган ике адәм килеп чыга.

    - Ах, син әле дәүләт малына кулыңны суздыңмы?! - дип, арбасына тибеп җибәрәләр. Арба, җи­мерелеп, төрле якка оча, яшел чирәм кара тау башында сибелеп ка­ла. Дәү әниебез әле ул вакытта 3-4 айлык кына булган әтиебезне күкрә­ге­нә кысып, ачы күз яшьләренә буылып, өенә йө­ге­рә. Аның бит яклаучысы юк. Ире хәбәрсез югалган. Яклаучылар да, ярдәм итүче кешеләр дә табыла. Күршедә генә яшәүче Минәчтин бабай хатыны оннан икмәк пешергәндә һәрвакыт әтиебез өчен аерым, йодрык кадәрле икмәк пешерттерә. Ул аны үзе генә ашамый. Әнисе­нә дә, абыйсы белән апасына да тигезләп бүлә. Черегән бәрәңге, алабута орлыкларыннан пешкән азыктан соң, йодрык кадәрле күмәчнең хуш исе мәңгелеккә күңелендә, авызында тәме кала.

    Шулай итеп гомер уза. Әтиебез үсеп, олпат гәү­дәле ир була. Язгы, матур айларның берсендә ул әниебез Гөлзадә белән тормыш корып җибәрә. Берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр. Нинди генә эшкә тотынса да, әнисе һәм тормыш иптәше белән киңәшләшеп эшен башлый, 7 ел урын өстендә яткан әнисен тәр­бияли. Тормыш кыенлыкларын җиңәр өчен янә­шә­­­сендә һәрвакыт тормыш иптәше. Дәү әниебезне тәрбиядә тоту өчен әтиебезнең киңәшен, тәкъдимен аяк астына салмыйча, әниебез эшеннән ки­тә. Үзенең каенанасын гомере буе карап, юып, юындырып, тәмле-тәмле ризыкларын пешереп, аның бе­лән бергә өйдә була. Ап-ак урын өстендә, өй­нең тү­рендә утырган әбиебез үзенең соңгы сулышын ал­ганда, килененең кулларыннан тотып, күз яшьләре аша аңа булган рәх­мәтен җиткерә. Әйе, әтиебез синең белән бә­хетле. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син, әнием, бә­хетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа туганнарыңа да өлеш чыгардың.

    Әти! Син сугыш чоры баласы. Әтиең "игелекле, миһербанлы бул, балам", дип бер тапкыр да яратып, башыннан сыйпый алмаган. Бу сыйфатларны синдә әниең тәрбия­ләгән. Акыллы, ту­ры сүз­ле, көчле рухлы кеше син. Яныңа бик күп кеше киңәш, ярдәм сорап килә. Дусларың, танышларың күп. Алар сине хөр­мәт итә. Авылыбыз имамы буларак, игелекле эшләреңне дәвам итәсең. Ел саен мәчеткә йө­рүче бабайлар белән бер­гә мәк­тәп укучыларына Яңа ел бүләкләре алып бирәсең. Кадерле әтиебез! Гомер юлың як­ты өлге итеп алырлык, мең­нәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сиңа булган рәх­мәтләребез, теләкләребез иксез-чиксез. Син, әти, безнең өчен һәр­чак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Балаларыбыз өчен ягымлы дәү әти. Һәр­вакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәт­кәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәх­мәт сиңа.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: