Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • XX йөзнең танылган шәхесе Камил Мотыйгины Кайбыч белән нәрсә бәйләгән

    XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм журналларның нәшире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил Мотыйгый улы Төхвәтуллин (Камил Мотыйгый) 1883 елның 25 февралендә Казахстан Республикасының Җаек шәһәрендә Мотыйгулла Төхвәтуллин гаиләсендә дөньяга килә.

    Әтисе Мотыйгулла, әнисе Гыйззинас гаиләдә 15 балага гомер бүләк итәләр. Ике-өч ел эчендә сигез балалары вафат була, җидесе үсә: Камил, Гариф, Әдһәм, Әминә, Хәлимә, Галия һәм Разия. Гаиләдә өлкән бала булып туган Камил, энесе Әдһәм (булачак артист һәм режиссер), сеңлесе Галия (булачак җырчы, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая) менә шушы чагыштырмача мул тормышлы, зыялы мохит шартларында яхшы тәрбия алып, гыйлемгә, мәгърифәткә тартылып үсә. Уку яшенә җиткәч, Камил әтисенең мәдрәсәсендә һәм рус мәктәбендә укый башлый. Соңрак Мотыйгулла хәзрәт үз мәдрәсәсендә рус классы ача, Камил шул класста белем ала. Мотыйгулла хәзрәт олы улын аеруча яратып: "Камил улым миңа ошаган, аның укуга омтылышы да бик көчле" - дия торган була. Улы Камил буйга җиткәч, Мотыйгулланың тормышы җайланып китә. Газета-журналлар чыгаруга, әдәбият һәм сәнгать юлларын күтәреп җибәрүгә киң колач җәелә. Хәтта Мотыйгулланың үзе тарафыннан шушы йорт ишек алдында кызлар өчен мәдрәсә ачу дәрте кузгала. Әмма башта йорт эчендә типография ачу, китап-журналлар чыгару дәрте уяна. Шул уй, шул фикер белән янып йөргән улын - Камилне ул, культура белемен алып кайту ниятеннән, Гарәбстанга укырга җибәрә. Ул кайтуга, үзе газета-журналлар чыгару эшенә эшчеләр хәзерләү хәстәренә керешә. 3-4 ел үткәч, улы Камил кайту белән типография ачуны үз кулына ала. Камилнең Гарәбстаннан укып кайткан вакытына яшүсмер Габдулла Мотыйгулла кул астында үзенең беренче яза башлаган әсәрләрен әзерләп үк куйган була. Остазы, Камил кайту белән, аның язу эшләрен Камилгә күрсәтеп таныштыра. "Хәзер безнең Апуш язуга остарды инде", дип мактап, Мотыйгулла үзе дә горурланып куя. Яшь Габдулла язу эшләрендә үзенең беренче адымнары зур читенлекләр белән бирелүен искә алып, бу эштә остазының (Мотыйгулла Төхвәтуллинның) булышлыгына сөенеп, аңа рәхмәтләр яудыра. Камил өч-дүрт елдан Гарәбстаннан гарәп, фарсы, төрек телләрен, шулай ук рус телен ана теле күк яхшы белеп, иркен сөйләшә алырлык булып кайта. Белемен арттырып кайткач, әтисе мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый, гарәп теле һәм әдәбиятын, Коръән тәфсире, шулай ук башка дәресләр укыта. Шул вакытта типография ачу эшенә зур дәрт белән керешә. Аның Габдулла Тукай белән якыннан аралаша башлавы һәм дуслашып китүе дә шушы вакытларга туры килә. 1903-1905 елларда алар, мәдрәсәдә бергәләшеп, «Гыйльми мәҗлес» дигән әдәбият түгәрәге оештыралар, кулъязма «Мәгариф» газетасы белән кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналы чыгаралар. Бу кулъязма газета-журнал сәхифәләрендә, Тукайның тәүге әсәрләре белән беррәттән, Камилнең дә хикәя-парчалары, юлъязмалары урнаштырыла. Әдәбият түгәрәге җыеннарында исә шәкертләр үзләрен борчыган иҗтимагый мәсьәләләр - яңача яшәү, яңача уку, татар милләтенең тәрәккыяте турында кызу-кызу бәхәсләр алып баралар, фикерләре белән уртаклашалар. Камил Мотыйгый, әтисе һәм башка таныш-белеш кешеләре белән сөйләшеп, бурычка кирәкле сумма туплап, Җаекта рус телендә чыга торган «Уралец» газетасының редакторы Н.Аржанов тәкъдиме белән, шул газетаны матбагасы-ние белән бергә үзенә сатып ала да, «Уралец»ка өстәп, 1905 елның 26 ноябреннән үз нәширлеге һәм мөхәррирлеге астында «Фикер» дигән татарча газета чыгара башлый. Бер үк вакытта К.Мотыйгый «Әлгасрелҗәдид» журналын басмага әверелдерү юнәлешендә дә әзерлек эшләре алып бара. Аның беренче саны 1906 елның 15 гыйнварында дөнья күрә. Безнең музеебызда 1906 елның 15 мартында өченче номер астында бастырылган "Әлгасрелҗәдид" журналы саклана. Шул ук елның июнендә тагын бер басма - «Уклар» исемендә юмор-сатира журналы чыгара башлый. 1906 елның гыйнварында К.Мотыйгый кул астындагы русча «Уралец» газетасы ябыла. Редакторы Н.Аржанов хөкем җаваплылыгына тартыла. Шул сәбәпле, шәһәр халкы русча газетасыз кала. Мотыйгый ел башыннан үз мөхәррирлегендә «Уральский дневник» исемендә икенче бер русча газета чыгарырга карар кыла. Шул хакта рөхсәт сорап хөкүмәт мәхкәмәләренә янә гариза бирә. Хакимият бу юлы, башка документлар белән беррәттән, Мотыйгыйдан яшь язуы да таләп итә. Чөнки, кагыйдә буенча, нәширлек һәм мөхәррирлек хокукы алу өчен яшең егерме биштән дә ким булмаска тиеш була. Ә егеткә әле нибары егерме өч кенә тулган. Мотыйгый аптырап калмый, әтисе белән киңәш-табыш итеп, яңа таныклык әзерли. «Уральский дневник» газетасын нәшер итәргә рөхсәт алына, газета чыга да башлый. Әмма тиздән кемнеңдер әләк сүзе белән ялган таныклыкның сере ачыла. Эш мәхкәмәгә китә, тикшерүләр, сорау алулар башлана. 1907 елның ноябрендә мәхкәмә утырышы Мотыйгулла хәзрәтне - биш айга, Камилне бер елга төрмәгә ябарга дип хөкем карарын игълан итә. Адвокатлар яллап, мәхкәмә бусагаларын таптап, кассацион тәртиптә ата-ул төрмәгә ябылудан котылып калсалар да, Камил өчен иң яманы нәширлек һәм мөхәррирлек хокукларыннан бөтенләйгә мәхрүм ителү була. 1909 ел башында К.Мотыйгый, Саратов шәһәренә барып, дүрт ай дәвамында Рудольф дигән электән таныш бер музыка белгече кул астында вокал буенча дәресләр ала, аның ярдәмендә ике дистәгә якын татар җырын нотага яздырта. Татар кешесе өчен профессиональ җырчы сыйфатында сәхнәгә чыгу мөмкинлеге дә, нәширлек хокукына дәгъва иткәндәге кебек, бик җиңел генә бирелмәгән, билгеле. К.Мотыйгыйны әле шактый вакыт сәхнәгә чыгарга рөхсәт бирми йөдәтеп йөртәләр. Баштарак ул таныш-белешләре оештырган җыеннарда, әдәбият-музыка кичәләрендә генә чыгышлар ясый. Камил Мотыйгыйның Казанда, Түбән Новгородта, Мәкәрҗә ярминкәсендә, Петербургта, туган шәһәре Җаекта концертлары куела...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: