Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • ЯНӘ КАЙБЫЧ АТАМАСЫ

    Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, бер бабай. Аның булган ди өч улы... Ай-һай! Кайларда гына яшәмәгән ул тарихи бабайлар, аларның зур-зур авылларга нигез салган Ояшәгәнлы, Кече, Урта уллары!

    Бу якларда да андый бабай , диләр. Хәйбулла исем­ле булган ул. Тора-бара Хәй­бушка әйләнгән, аннан Кайбычка әверелгән, диләр. Кайбычның өч улы булган. Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, ә уртанчы улы бөтенләй Буа районы җирләренә үк чыгып киткән, ди...

    Туктагыз, тукта. Инде бу урында реальрәк итеп фикер йөртә башласак та ярыйдыр. Хәйбүш дигән кешенең Кайбычта яшәве бик мөмкин, әлбәттә. Тик менә бай табигате, ерак тарихы, шаулы үт­кә­не белән дан тоткан Кайбыч җирлегенең исемен (бу очракта, асылын дип өстәп кую да мөмкиндер) мондый үтә гади тарих белән генә бәйләп кую дөресме икән?!

    Беренчедән, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кече Кай­быч Олы Кайбычтан яше белән шактый "карт" авыл. Кече Кайбыч, ерак гасырлардан ук, Иске Йорт исеме белән билгеле. Элеккеге риваятьләрдә дә, документларда да бу авыл исеме шулай саклана. Безнең якларның иң борынгы урыннарының берсе дип исәпләнә Кече Кайбыч авылы. Иске зираттагы унөченче, ундүртенче, унбишенче гасырларга караган кабер ташлары да шул турыда сөйли. Иске Йорт - авыл исеме буларак элеккеге билгеләүләр өчен уңышлы булса да, рус дәүләте документ­ларын тутырганда ул үзгә­реш кичерә. Бәрле елгасы буендагы ике авылның берсен - Большие Кайбицы, аның янәшәсендәге кечерәк авылны - Малые Кайбицы дип билгеләп куялар.

    Икенчедән, Буа районында Кайбыч та, Яңа Чәч­каб та бар. Бу авылларда, кайчандыр Кайбычтан дала җирләренә кызыгып, яки "йомышлы татар" булып күченеп киткән кешеләр яшәве мәгълүм һәм исбатланган. Киткәндә җир биләмәләрен калдырып китә алар. Соңрак, бу җир биләмә­ләрен алырга кайталар. Китү­челәр арасында Ризаэддин Фәхретдинның бабасы, Алкиннар, Тәфкилевләр кебек атаклы кешеләр дә була.

    Өченчедән, Олы Кайбыч, Ке­че Кайбыч, Бәрлебашы олы юлда - Мәскәү юлы өстендә торган әһәмиятле авыллар. Кайсы гасырда гына булса да, үзләренең ролен бик нык тотканнар. Заманында Петр I бу яклардан узып киткәндә, Кайбыч урманнарын, бу минем урманнарым, дип белдерә, кагылган кешегә үлем җәзасы белән яный. Кайбыч имәннәре флот­ка хезмәт итә, Петербург­ны төзүдә дә киң кулланыла. Бу җирләр лашманчылык үзәге булып тора. Сәясәттә дә, экономикада да Кайбыч һәр чор­да үз өлешен кертә.

    Кайбыч җирлегенең төп байлыгы гасырлык урманнар икәнлегенә төшендек бугай. Моннан нәтиҗә - Хәйбүш карт бер үзе генә килеп, урман кисеп авыл төзи алмас иде. Димәк, Кайбыч җирлегенә беренче аяк басучылар урманда яшәргә җайлашкан кешеләр булырга тиеш! Тик кемнәр соң алар?! Һәм, ахыр чиктә, Кайбыч атамасы каян килеп чыккан соң?! Булган версияне кире кактык икән, яңасын үзебез тәкъдим итәр­гә тиеш булабыз түгелме?! Бу урында каләмемнең серен чишәргә мәҗбүрмен: язманың идеясе дә, ачышы да район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм аның фикердәшләренең казанышы. Район бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә, тыныч кына тарих йомгагын сүтеп, игътибарга лаеклы яңалык ачып йөргән икән ул.

    - Төрле тарихи чыганаклар­га таянып туплаган фикерләремне дөньяга чыгарыр өчен, фәнни нигезләмә кирәк иде, - ди ул. - Мин моны, Татарстанның иң көчле галимнәренең берсе, республика гербы авторы, Олы Кайбыч авылында туып-үскән, Кайбыч тарихын яратып өйрәнгән филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровка тапшырдым. Ул барсын да фән­ни раслады.

    Димәк, ун гасыр элек, бу җир­ләрдә урманнарда яшәргә җайлашкан, үҗәт буртас кабиләләре булган һәм алар җәнлек тоту һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Безнең якта балга, умартачылыкка табыну бабаларыбызның канына сеңгән. (Куе урманнар, умарта, бал темасын тирә-як авыллар тарихына багышлап чыгарылган китапларда да еш очратырга була). Районның исеме дә нәкъ менә бал белән бәйле булып чыга. Без умартачылар нәселе, дип әйтергә дә тулы хокукыбыз бар, болай булгач.

    Балачагымда мин еш кына горизонтны куып тотарга хыяллана идем. Әнә ул, җир белән күк тоташкан сызык тау очы буйлап сузылган. Горизонтка арка терәп утырабыз дип, шул текә тауга йөгереп кенә менәбез, ә безне ымсындырган тылсымлы сызык кырлар буенча еракка, тагы да ераккарак күчеп куйган! Кырлар буенча йөгер­сәң, ул урман тигезлегенә кача...

    Кайбычта горизонт сызыгы гаҗәеп үзгә булып чыкты. Бигрәк тә алсу-шәмәхә төс­ләргә буялып кояш байган вакытта күзәтергә яратам мин ул җир белән күк чиген. Игътибар итеп карагыз әле, кичләрен, горизонт сызыгы өс­тендә ниндидер әкияти күренеш пәйдә була: канатлы чыршылар, баһадир имән­нәр калкып чыга. Кызык: Бәр­ле елгасының бер ягыннан карасаң - горизонт сызыгы карт урман өстеннән сузылган, ә елганың икенче як горизонтында яшь урман шәй­ләнә. Әйтерсең лә, үткәнне һәм бүгенгене тоташтырып тора алар...

    Менә ул Назыйм Ханзафаровның раслау хаты:

    "Кайбыч атамасы турында хәзерге көндә берничә фараз бар. Шуларның берсен Рәмис Хәялиев тәкъдим итә. Аныңча, әлеге атама көнбатыштан буртас кабиләләре (мишәрләрнең бабалары) кү­чеше һәм умартачылык эше белән бәйле. Унынчы гасырларда, җир эшкәртү эш­ләре булмаган заманнарда, буртаслар имән һәм юкә урманнарында аучылык, балыкчылык, умартачылык шө­­гыль­ләрен киң җәелдерә­.

    Урмандагы кыргый умарта кортлары бал җыю бе­лән чик­ләнмичә, агачларга махсус эшләнгән куышлар элгән. Аларны кышка мах­сус төреп җы­лытканнар. Мондый оя­лар күп куелган урыннарны КАБАЦЫ дип атаганнар. Ми­шәрчәрәк КАБА\Ц\ЧЫ - КАБЫК\Ц\ЧЫ килеп чыга. Биредә аваз үзгә­рү һәм кыскару күренеше булырга мөмкин.

    Буртаслар (Бортас авылын хәтерлик) белән мордва кабиләләре дә күченгән. Аларның телендә мишәр­ләр­гә якын сүзләр күп. Әлеге кабыклар эленгән урынны КАБАЦЫ дип атаганнар. Ихтимал, элекке умартачы кешеләрне КАБЫКЧЫЛАР дип шө­гыльләре буенча аерып куйганнар.

    Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә КАБУ сүзе умартачылык эше белән бәй­ләнештә аңлатыла \Мурта капты башымны. 265 бит. \Умарта корты чакты башымны, дигәнне темников \Мордовия\, ләм­брә \Мордовия\, кузнецк \Пен­за өлкәсе\ диалектларында сөй­­­ли торган татарлар хә­зер дә шулай әйтәләр икән. Димәк, мордва теленең биредә катнашы юк. Умарта корты чагуы \кабуы\ белән "мәшһүр''. Шуңа умартачы-КАБА\Ц\ЧЫ булып диалектларда яшәве гаҗәп тү­гел. Мишәрләрдә Ч=Ц әйтелешен дә искә алыйк.

    Әлеге атама юкә кабыгын каезлап эшләнгән умарта оялары белән дә бәйле булуы мөмкин. Еллар уза. Руслар килгәч, КАБА\Ч\ЦЫ сүзе КАЙБИЦЫ булып үзгәрә. Татарлар аны КАЙБ\А\ЫЧ дип кыскартканнардыр. Ихтимал, КАБАЧЫ яки КАБЫКЧЫ, мишәр нигезен саклап, русча КАЙБИЦЫ булып кит­кән.

    Назыйм Ханзафаров. 4 апрель 2014 ел."

    1927 елда Кайбыч районы оеша. Нишләп соң район үзәге дип нәкъ менә Олы Кайбыч авылы сайлана?

    Ул заманнарда, безнең якларда Зөя өязе һәм аның волостьлары (үзәк авыллар) булган. Район оеша башлагач, үзәк итеп Ульянково (Өлҗән) авылын билгеләргә телиләр. Тик шактый зур Кошман авылы, нишләп безне куймыйсыз дип, моңа каршы чыга. Каладагылар, бәхәсне гадел хәл итәргә теләп, район үзәге итеп уртадагы авылны сайлый. Шулай итеп, Олы Кайбыч район үзәге булып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: