Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Үз эшенең остасы

    Алтын көзләр үтеп, кышка керергә әзерләнгәндә гүзәллекне юксыну тойгысы барлыкка килә. Инде алтынсу-кызгылт яфраклар коелган, салкын яңгырлар явып үткән. Табигатьнең шушы моңсу соры мизгелендә җанга, күңелгә дәва булырлык матурлыклар эзли башлыйсың.

    Ул матур бизәкләрне ке­ше тормышында еш очратырга туры килә. Әгәр дә зур тырышлык куеп эшләнгән көнкүреш предметлары күрсәң, гаҗәпкә каласың. Андый чакта вакыт та, сәләт тә, зиһен дә таләп ителә. Ә инде нәзә­катьлелек, зәвык белән эшләнгән эшләнмәләрнең хуҗасы - Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәк­тә­бенең технология укытучысы Разых Газимович.

    Егет кешегә җитмеш төр­ле һөнәр дә аз, диләр. Халкыбызның борынгыдан килгән бу әйтеме нәкъ менә Разых абыйга туры килә. Аның белмә­гән эше юктыр, ул тракторчы да, шофер да, балта остасы да. Шул ук вакытта тимерләрне үзенә "буйсындыручы" да.

    Ватылган, искергән әй­берләргә икенче гомер бирә Разых Газим улы. "Кулыннан гөлләр тама", диләр андый кеше турында. Бу дөрестән дә шулай. Куллары белән тырышып-тырмашып, бизәкләп, сырлап, матурлап иҗат итә ул. Төгәл, үз максатына ирешүчән Разых Әхмәтҗанов эшен яратып башкара. Һәр­нәр­сәне җиренә җиткереп үтәргә күнеккән сабыр холыклы укытучы үз укучыларыннан да шуны таләп итә. Кадак-чүкеч тотарга өйрәнүче малайлардан башлап балта остасы эше серләренә төшенеп килүче үсмерләргә кадәр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Яратып , үз итеп "Разых абый" дип эндәшәләр. Кем генә аның янына ярдәм сорап килмәсен, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ул.

    Шәхси тормышта да бә­хетле Разых абый. Бер йодрыкка жыеп, бер гаи­лә итеп яшәтүче нигезе бар аның. Өч баласына, тормыш иптәше Асия апага, оныкларына ул олы терәк. Балачагында гаиләдә камил тәрбия алган укытучы шушы көннәрдә 60 яшен тутырды. Кеше­ләргә куаныч-шатлык биреп эшләвен дәвам итсен, исән-имин туганнары, якыннары янында озак яшәсен дип, бары тик изге теләкләр генә телисе килә аңа.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: